Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Юл билгеләре ышанычлы ярдәмче булсын

Елдан-ел авыл һәм шәһәр урамнарында, юлларында хәрәкәт тизлеге, транспорт агымнары артып тора. Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләре саны да арта.

Без – тәрбияче һәм укытучыларның бурычы, балаларга  кечкенәдән үк юл йөрү  кагыйдаләрен ныклап өйрәтү, аларның кирәклегенә төшендерү.

6нчы санлы “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе буларак, мин  элеккеге һәм хәзерге белем-тәрбия бирү өлкәсендә балаларга юл йөрү  кагыйдәләрен ничек төшендерү буенча әңгәмә кордым.

Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы (38ел стажы булган) Лениза  Нургалиева:

– Без эшли башлаган дәвердә интернет челтәрләре дә, кәрәзле телефоннар да, ЮХИДИ идарәсеннән килеп чаралар, акцияләр  уздырулар да юк иде. Укытучылар, балаларның күңелендә калырлык итеп сеңдереп, балаларның аңнарында сакланырлык итеп театр кичәләре, викториналар, “Светофор утлары” уеннары  үткәрә идек. Һәрбер балага рольне туры китереп бүлдек, ятлаттык. Замана үзгәргән саен,балаларның да белеменәре ныгый,арта. Алар бик күп информация алалар. Районыбызның ЮХИДИнең   пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова килеп, даими очрашулар алып барып тора.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 2 нче Б сыйныф укучысы Йосыф Кирамов:

– Гимназиябездә укытучы апабыз Гөлназ Дилшат кызы Солтанова  гел юл йөрү кагыйдаләрен өйрәтеп тора. Ай саен юл йөрү кагыйдаләренә
багышланган рәсем конкурслары үткәрелә. Яңа ачылган юл йөрү кагыйдаләре сыйныфына кереп, яңа информацияләр алып торабыз. Төрле шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр укыйбыз. Бигрәк тә, матур әдәбиятта Р.Ш.Галиев , 3. Туфайлова, Р. Миңнуллин шигырьләрен яратып укыйбыз. Алсу апа һәм Миләүшә апа катнашында уздырылган ЮХИДИ кичәләрендә бик теләп катнашабыз.

Үзем исә,тәрбияче буларак, эшчәнлегемнең өлкәсе итеп, “Балаларга юл йөрү кагыйдасен өйрәтүдә ата-аналар белән тыгыз эшчәнлек” буенча эшләп киләм.

Әти-әниләр белән төрле кичәләр, кул эшләнмәләрендә катнашабыз. Балалар тормышын күңел ачу кичәләреннән, бәйрәмнәрдән башка күз алдына китереп булмый. Әти-әниләр,балалар, ЮХИДИ инспекторлары катнашында “Буталчыклар илендә”, “Юл билгеләре иленә сәяхәт” кебек күңел ачу кичәләре, бәйрәмнәр уздыру да бик күңелле булды. Алар балаларда күтәренке кәеф тудырырга һәм аң-белем дәрәҗәсен үстерергә дә ярдәм итте. Шулай ук, ЮХИДИ оештырган бәйге-акцияләрдә катнашып барабыз. Уңышлы нәтиҗәләр моның күрсәткече булып тора. Җыелышлар саен, балаларның юл куркынычсызлыгы турында аерым консультацияләр, әңгәмәләр алып барыла. Балалар бакчабызда аерым БДД бүлмәсе җиһазландырып, балалар өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган. Анда балалар белән аерым шөгыльләр алып барыла.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу,  шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә акрынлап сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре  ышанычлы ярдәмче, ә эш нәтиҗәле була.

 

Ландыш Кирамова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев