Юл йөрү кагыйдәсен өйрән син
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, аларны ныгыту максатыннан Пучы балалар бакчасында “Юл йөрү кагыйдәләрен өйрән син” дигән гаилә бәйрәме үткәрдек.
Бала, балачак! Бу сүзләр кеше күңелендә бары тик яхшы хисләр генә уята,матур хатирәләрне генә искә төшерә. Балачак – кызыклы, мавыктыргыч вакыйгаларга бик бай чор. Авыл урамы, һәр кешенең капка төбендә машина күрәсең. Ниндиләре генә юк аларның! Бер яктан караганда, бик рәхәт. Икенче яктан караганда, бу – зур җаваплылык. Элек-электән, юлга чыкканда, әби-бабайлар хәерле юл теләгән: ”Йөрер юлларың имин, уң булсын,” – дип озатып калган. Без яши торган заманда хәерле юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш. Менә шуңа күрә дә без кечкенәдән үк юлда исән-имин йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез. Кагыйдәне белмәгән, үтәмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Ажгырып килгән машина алдыннан юл аркылы чыгу, светофор сигналларын санга сукмау күпчелек очракта күңелсез тәмамлана.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасын еш кузгаталар. Тәрбиячеләр аны балаларның аңына сеңдерергә, юлларда аларның иминлеген тәэмин итәргә тырышалар. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк “юл әлифбасын” өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру – әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы. Хәзерге заманда бу чара бик кирәкле һәм мөһим. Безнең балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү өчен аерым кабинет бар, ул заманча җиһазландырылган, анда барлык төркем балалары расписание буенча шөгыльләнәләр.
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, аларны ныгыту максатыннан бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әти-әниләр белән берлектә “Юл йөрү кагыйдәләрен өйрән син” дигән гаилә бәйрәме үткәрдек. Бик күңелле чара булды, әтиләр, әниләр юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, төрле ярышларда катнаштылар, ә балалар үзләренең җыр-биюгә
осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмебезне ямьләп, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова да килде. Ул балаларга, әти-әниләргә, үзенең теләкләрен җиткерде һәм бик күп бүләкләр тапшырды.
Бу чараның максаты булып, юлда хәвефсезлек
кагыйдәләрен өйрәнү, юлларда күзәтүчәнлекне, игьтибарлылыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү, урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту культурасы тәрбияләү иде. Юлларда имин йөрегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев