Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Юллар ремонты башланды

Республика тарафыннан быел районыбыз юл төзелешенә шактый зур суммада акча каралган. Ул максатчан һәм сыйфатлы эшкә тотылыр дип ышанабыз.

Урам юллары “Куркынычсыз сыйфатлы юллар” илкүләм
проекты кысаларында яңартыла. Безнең районда федераль һәм республика, муниципаль юллар исәпләнә.

Федераль һәм республика программаларыннан тыш, муниципаль юл фонды да төзелеш алып барырга мөмкинлек бирә. Әйтик, Уразай авылына кергәндәге ремонт муниципаль юл фонды хисабына башкарылган.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов юллар торышы һәм көтелгән төзелешләр белән
таныштырды.

– Быел региональ һәм муниципаль юллар ремонтына 1 млрд сумнан артыграк акча бүлеп бирелде. Планлаштырган эшләрне җәй көне шушы акчага башкарып чыгарга уйлыйбыз. Төп игътибар Актаныш-Пучы һәм Актаныш-Бүләк юлларына юнәлтеләчәк. Актаныш-Пучы юлында, бигрәк тә Иске Кормаш тирәсендә авария хәлендәге участоклар куркыныч халәттә. Быел анда капиталь ремонт кертелә. 2024 елда Бүләк ягына юл төзелешен төгәлләп бетерәчәкбез. Ул 2022 елда башланган иде.

– Кайсы авыл урамнары төзекләнәчәк?

– Теләкәй янында урам тирәсендә башлаган юл ремонты дәвам итәчәк. Уразай авылына кергәндәге киселешне, Күҗәкә авылындагы Горький урамын төзекләндерү көтелә.

– Актанышның яңа урамнарында хәрәкәт булырмы?

– 57 нче бистәдә яңа урамнар бар. Быел ком ташып, киләчәктә вак таш җәеп, юл катламын күтәртергә җыенабыз.

– Актанышта проблема тудырган башка урам юллары ни хәлдә?

– Узган ел клуб кырында машина кую урынын асфальтласак, быел Тынычлык проспекты юлын ремонтлап бетерәчәкбез. Актанышның Индустрия урамы юлы нык кына җимерек хәлдә иде, аны ныгыту планлаштырыла. Энергетиклар урамы юлын ремонтлап бетерергә исәплибез. 8 Март урамы муниципаль юл фонды нигезендә төзекләндерелә, быел төгәлләнәчәк. Хөснияров урамы юлына ямау ремонты кертелде. Киләчәктә шундагы күпер тирәсендә ремонт сораган урында эш башкарылачак.   

– Юл төзелешен кайсы оешмалар башкара?

– Ремонтны региональ юлларда “Татавтодор” оешмасы, муниципаль юлларда
“Актаныш юллары” оешмасы үз хезмәтен башкарып килә.

 

Социаль объектларны яңарту

– Объектлар төзелеше 2024 елда да дәвам итә. ФАПлар яңартыла. Татар Суыксу һәм Такталачык авылларындагы амбулаториядә эш башланып китте.  Актанышның беренче мәктәбенә капиталь ремонт керде, суммасы 36 млн сум тәшкил итә. “Иман” спорт сарае төзекләндерелә. Шушы җәйдә 57 нче бистәдә ял итү паркы барлыкка килер дип көтәбез.  Актанышбаш авыл җирлегендә башкарма комитет бинасы төзелә.

Узган ел капремонт үткән объектларга быел җиһазлар кайтарылачак. Республика
программасы һәм муниципаль фонд нигезендә күп кенә җиһазларны яңартабыз.

Тирә-якны

тәртиптә  тотыйк

– 1 апрельдән чисталык икеайлыгы игълан ителде. Коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмалар, икеайлык
кысаларында, җыештыру юнәлешендә үз эшен башлап җибәрделәр. Ленин һәм Тынычлык проспектында махсус техника юл-тротуарларны чистартуга чыкты. Шәхси йортларда яшәүчеләрне, оешмаларны үз территорияләрен җыештырырга чакырабыз. Яшәгән җирлекне чиста, матур, һәм тәртиптә тотыйк.

Филиза ГОМӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев