Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Юллардагы чокырлар авария ихтималын арттыра

Яз җитеп, юллар кардан арынгач барлыкка килгән чокыр-чакырлар шоферларның баш бәласенә әйләнә.

Актаныш үзәгеннән 57 нче кварталга чыга торган Салих Хөснияров урамындагы көннән-көн артучы чокырлар да шоферларга йөрергә нык комачаулый. Әлеге чокырларга кермәс өчен алар каршы якка чыгарга мәҗбүр була. Бу исә авария куркынычын бермә-бер арттыра.

Әлеге хәл кайчанга кадәр дәвам итәчәк? Сорауга җавап эзләп, Актаныш авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтгалиевкә мөрәҗәгать иттек. Аның белән бергә бу урынга да бардык.

– Чыннан да, юл проблемасы халыкны нык борчый. Язлы-көзле барлыкка килгән
чокырлар канәгатьсезлек хисләре тудыра. Кышын һава торышының тотрыксыз булуы, бер җылыту, бер суыту нәтиҗәсендә әлеге чокырлар хасил була. Бу урамга унике елдан артык ремонт кермәгән. Асфальт туза.

Быел әлеге Салих Хөснияров урамына ике километрга якын арага, районның юл фондыннан  ремонт ясалачак. Иске асфальты кырып алынып, яңа асфальт түшәләчәк. Бу эш җәй урталарында башкарылыр, дибез. Аңа кадәр, көннәр җылытып, юллар киптергәч, йөреп тору өчен чокырлар ямалачак. Чөнки барыбыз да шушы юлдан йөри. Көнгә меңнән артык машина уза. Проблеманы ничек тә хәл итү юлын карыйбыз. Шуңа район халкына бераз түзегез, диясе килә. Ремонт вакытында юлны ябып торырга туры киләчәк, – диде ул.

Без шунда вакытта үтеп йөрүче берничә шоферның да, пассажирларның да фикере белән кызыксындык.  

– Бу юлдан көн саен ике-өч тапкыр үтәргә туры килә. Юлны рәтләргә кирәк, ул тәртиптә булырга тиеш. Тормыш алга бара, матур, тигез юллардан йөрисе килә. Озакка сузмый ремонтлап куйсыннар иде. Бу, аварияләр куркынычын да арттыра. Үземнең дә тәгәрмәчем шушы юлда тишелде, –  ди Әҗәкүл авылыннан Илнур Могътазиров.

– Юллар нык начар. Моннан гел йөрергә туры килә. Тизрәк карасыннар иде, – ди Аккүз авылыннан Рушания Шәйдуллина.

– Көн саен  бу юлдан узганда, бисмилла дип кенә барам. Бер тапкыр тәгәрмәчнең дискасын да турайттырырга туры килде. Юлны озакка сузмый гына ремонтласыннар иде, –  ди Актаныштан  Рамил Гарифуллин.

– Сәфәргалин урамында хәлләр аяныч. Кара балчык, йөрерлек түгел, машиналар бата. Балалар шул урамга йорт салып чыктылар. Язлы, көзле йөрерлек түгел. Балалары кечкенә, аларны бакчага йөртергә кирәк. Әз генә ком салсалар да, бик әйбәт булыр иде. Дүрт йөз метр тирәсе ара инде ул,  –  диде безне күреп туктаган  Мөхәммәтнур Сәетов.

– Бар урамга да берьюлы ремонт ясап булмый. Узган ел Маликов, Минаев, Зөлфәт Басыйров урамнарына ком түшәлде. Сәфәргалин урамы, Зөлфәт Басыйров урамының бер башы начар хәлдә. Әкренләп аларын да карарга тырышачакбыз, –  дип җавап бирде Камил Әхмәтгалиев.

Ул язгы ташу буенча да фикерен җиткерде.

– Язгы ташу башланды. 57 бистәгә басудан су төште, урамнар аша үтте. Урамнардагы торба башлары ачылды. Аскы Актаныштагы торбаларны “Актаныш юллары”, 57 кварталдагыларны ИТК оешмасы, Актанышның үзенең эчендәге торбаларны “Коммунсервис” МУП оешмасы карый. Су баса торган йортлар, подьездлар карап чыгылды, кар өемнәре түгелде. Әлегә су басу куркынычы юк. Әгәр андый хәл була калса, тиз арада хәл итү юлын карыйбыз. Халык та уяу торсын иде. Кисәк кенә су басу куркынычы булса, Актаныш авыл җирлегенә хәбәр итсеннәр, – диде.

***

Салих Хөснияров урамындагы чокырларны шушы арада ямап куйдылар.

Рузилә ХӘСӘНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев