Кышкы юлда эш ничек оештырыла?
Декабрь-гыйнвар аенда кар күп яуды, бураннары да көчле булды.
Күз ачкысыз бураннарда кар юлга сала. Андый көннәрдә юлчыларга гына түгел, шәхси йортта яшәүчеләргә дә эш җитәрлек. Бигрәк тә, гыйнвар бураннары истә калырлык булды.
Район үзәгендәге юлларны, тротуарларны кардан чистартуда 3 оешма хезмәт куя: “Актаныш юллары”, ИТК һәм МУП “Коммунсервис”. Хәзерге вакытта кар эттерү, район үзәгендәге юл борылышларында, тротуар кырларында карны чыгару, юлларны киңәйтү, тәртипкә салу дәвам итә. Әлеге эшләрнең барысы да район башкарма комитеты контрольлегендә башкарыла.
– Юлларны кар көртләреннән арындырып тору өчен зур көч куелды. Егетләр ике сменада эшне алып бардылар. Гыйнвар аенда кар күп яву
сәбәпле, районда 3-4 тапкыр күбрәк көч түгәргә туры килде. Үткән елда 2500 кубометр кар яуса, быел 8200 кубометр булды. 10 меңгә якын, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов.
– Техника җитәрлек дәрәҗәдәме?
– Кар чистартуга 40тан артык техника җәлеп ителде. Шуның 30га якыны – йөк ташу автомобиле. Алардан тыш, 4 грейдер, 6 төягеч бар. Техника җитәрлек. Зур ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Республика тарафыннан районга өр-яңа техника кайтып тора. Шушы мөмкинлекләрдән файдаланып, районыбызда чисталыкны тәэмин итәбез.
– Каршылыклар килеп чыкмыймы?
– Карны чыгарганда шактый күләмдә техника эшли. Юлны чистартканнан соң, кайбер кешеләрнең урам якка кар чыгарып салу очраклары да була. Эшләгән егетләрнең, оешмаларның хезмәтен хөрмәт итсеннәр иде. Карны дөрес итеп, юл уртасына түгел, ә ике як кырыйга өяргә кирәк.
– Купфатирлы йорт ишегалдында эш ничек оештырыла?
– Күпфатирлы йортларның ишегалдында да махсус техника белән чистарталар. Ләкин кую урыннарында машиналар тору сәбәпле, кыенлыклар килеп чыга. Махсус техника эшләгәндә, халыктан автомобильләрен алып торуын сорыйбыз.
– Федераль юлларны кайсы оешмалар карый?
– Актаныш аша үтүче федераль, региональ юлларны “Татавтодор” һәм “Строй инжиниринг” оешмалары чистартып тора.
– Авылларда мәсьәлә ничек хәл ителә?
– Авыл җирлекләрендә хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр белән килешү төзелгән. Аларның ярдәме белән күп кенә авылларны чистарттык, юлларны тәртипкә китердек. Авыл җирлеге башлыгыннан кергән заявка нигезендә эшлиләр.
“Актаныш юллары” оешмасы мастеры Раббани Нургалиев:
– Безнең оешмадан биш үзбушаткыч КамАЗ машинасы, ике үзтөягеч, ике МТЗ, ике автогрейдер, өч КамАЗ КДМ кар түгү эшен башкара. Барлык төр техникабыз да төзек. Актанышның үзәк урамнары һәм аскы Актаныштагы урамнар безгә карый. Көнгә 200-500 тонна түгелә, һава торышына карап төрлечә. Иртәдән кичкә кадәр эшлибез. Тәҗрибәле механизаторлар, шоферлар өзеклек күрсәтмиләр. Бигрәк тә, шоферларыбыз Илназ Солтанов, Валерий Гайнуллин, Данил Әгъләмов зур тырышлык куя.
Филиза СӘЛАХОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев