Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Кытайда – 2, Актанышта 3 яшьтә инглизчә өйрәнәләр

Илүзә Муллахмәтова туганда ук бала җанлы булып тугандыр. Фантазиягә бай, иҗади, хыялый җанлы, чып-чын педагог.

Балалар иҗат үзәгендә инглиз теле һәм театр түгәрәге алып бара. Балалар инглиз телендә театр уйный, бакча яшеннән чит тел үзләштерә. Түгәрәккә килгәч, үзләрен әкият илендә кебек хис итәләр. Мондагы уенчыклар, аңны үстерүгә, телне баетуга булышучы ярдәмлекләр – барысы да төрле төсләрдән җемелдәп тора. Бүлмә аллы-гөлле бакчаны хәтерләтә. Чит ил мохите сизелә. Болар барысы да остазның тырышлыгы белән булдырылган. Күпме көч түгелгәнен Илүзә Мирзахәниф кызы үзе дә исәпләп чыгара алмас. Мөгаен, аның хезмәт хакы шушы бүлмәне җиһазлауга гына китеп барадыр.

– Кабинетымны балалар өчен уңайлы итеп ясадым. Аларга күз белән күрү, тотып карау кирәк, шуңа күрә бизәүгә игътибар бирәм. Максатым – балаларны инглиз телендә сөйләргә өйрәтү. Алар шушы телдән курыкмасын, бер-берсе белән аралашсын иде. Бервакыт биюче, җырчы балалар белән Төркиягә инглиз
фестиваленә барган идек. Төркия иленә баргач, инглиз телендә аралаша алмадылар. Берсе дә минем түгәрәккә йөрүче бала түгел иде. Мәктәптә инглиз телен укысалар да, сөйләм теленең аксавын күрдем. Гап-гади
сорауга җавап бирә, үзләре
сорау бирә алмыйлар. Менә шунда үземә максат куйдым: балаларны сөйләм теленә өйрәтергә кирәк, – дип сөйләп китте Илүзә Мулләхмәтова.

 

Әкият илен хәтерләтә

 

Үзебез дә сизмәстән, инглиз теле кабинеты белән таныша башладык. Бүлмә 2017 елда ремонт ясаганда формалаша башлаган. Төзелеш оешмасы җитәкчесе Равил Ярмиев: “Инглиз теле кабинетын ничек бизәргә телисез?” – дип сораган. Илүзә Мулләхмәтованың аңлатуы буенча, стенаның
буе-иңенә туры китереп, фотообой беркетәләр. Ул ишектән килеп керешкә үк күренеп тора, чит ил мохите тудыра.

– Элекке кабинетым да бик матур, Disney мультфильмы персонажлары белән бизәлгән иде. Ачык дәресләр шунда уздырылды. Монысы да уңайлы. Һәрбер дәрес тема буенча бара. Мәсәлән, азык-төлек. Башта сүзләр өйрәнәбез. Соңыннан диалог формасына күчәбез. Кыска җөмлә төзиләр. Баланың үзара сөйләшү телен үстерү мөһим. Мисал өчен, хайваннар темасын үткәндә, аларның киемен, битлеген киеп, әкият уйныйбыз. Дәресне әкияти формада уздырганда үзләрен иркенрәк тоталар. Уйлый торгач, мультфильм белән эшли башладым. “Три кота”, “Ми-ми-мишки”, “Патруль” мультикларындагы геройларны беләләр, шулар белән инглизчә уйныйлар. Түгәрәктә быел 58 бала шөгыльләнә.

– Курчак театры идеясе ничек туды?

– Үзеннән-үзе килеп чыкты. Пәрдә ясарга булыштылар. Балалар курчак театрын бик яраталар. Һәрбер дәрестә бер теманы узабыз, шушы пәрдә артына басып, шул тема буенча чыгыш ясыйлар. Алар театрда артист, телевизор экранында чыгыш ясаучы кебек хис итәләр үзләрен. Бармак курчаклары белән уйныйбыз.

– Курчаклар нинди телдә сөйләшә?

– Кул бармакларына киеп, аларның нәрсә икәнен, ничә яшьтә, нинди төстә булуын, нәрсә яратканын, кайда яшәгәнен, ни эшли белгәнен инглиз телендә сөйләргә тырышабыз. Тулы бер хикәяләү килеп туа. Бармак
курчакларын хәрәкәтләндерә-хәрәкәтләндерә, уйный-көлә, теманы сөйләп чыгалар.

– Монысы нинди өй?

– Быелгы уку елында гына барлыкка килде әле бу зур өй. Ул “Теремок” әкиятен куяр өчен бик уңайлы. Балалар үзләре әкият геройлары булып киенеп уйныйлар. Кирәкле бөтен әйберне үзем сатып алам, тегүчебез Резеда булыша.

 

Инглизләр елмаерга ярата

 

– Инглиз телен өйрәнү авыр түгелме, сүзләрне онытмыйлармы?

– Командага бүленеп уйнагач, балага җиңелрәк. Йорт хайваннары, гаилә, һөнәр – темалап өйрәнү җайлы. Әйтик, аш пешерүчегә ризык әзерләгәндә ниләр кирәген санап чыгабыз. “Шалкан” – түгәрәкнең төп әкияте. Аны гаилә темасын үткәндә дә, аерым сүзләр өйрәнгәндә дә кулланабыз. Кассада акча, карта белән эшләргә яраталар: берәү сата, икенчесе сатып ала. Аңлап сөйләшәләр, уйныйлар.

Бик күп төрле пазл алдым, аны җыялар һәм рәсемдә күргәнне сөйләп, җөмлә төзиләр. Командага бүленеп уйнарга яратабыз. Бер-берсе белән ярышалар. Эмоцияне, русча язылган сүзләрне инглиз телендә әйтәм. Театр уйнаганда мимика кирәк. Инглизләр елмаеп сөйләшергә ярата. Хәрефләрне әзерлек төркемендә өйрәнәләр. Беренче сыйныф укучыларын алдым быел, әниләренең теләге буенча. Һәрбер хәрефне әкият формасында өйрәтәм. Биремнәр бирәм, трафарет кулланабыз, хайваннар дөньясын төрле төскә буйыйбыз, физкультминут ясыйбыз, бер җәнлек булып киенеп, хәрәкәтләнеп алабыз.

– Әниләрнең ярдәмен
тоясызмы?

– Өй эшен әниләре белән бергә башкаралар. Бер әнине бер дәрескә чакырам, барысы да берьюлы килсә, балаларның игътибары чуала. Тематик чаралардан “День картошки” үткәрәбез. Чит ил бәйрәмнәрен читтә калдырмыйбыз: Санта Клаусны бик яраталар, инглизләрдә популяр Хэллоуин турында да онытмыйбыз. Әниләр дә ярата аны, инглизчә хатлар язабыз.
Актлар залында зурлап уздырабыз. Үзем Санта Клаус булып киенәм. 8 мартны да әниләр белән бергә үткәрәбез.  

– Язарга да өйрәтәсезме?

– Язу буенча да команда уены тәкъдим ителә. Инглизчә сүз әйтәм дә алар аны язалар. Проект эшендә бала үзенә бер җәнлек сайлый. Саннарны өйрәнгәндә, ничә яшь икәнен генә түгел, кире кага торган җөмләне дә әйтергә кирәк. “Миңа – 3 яшь, миңа 4 яшь түгел”. Әкренләп бөтен теманы узгач, уку елы ахырында тулы бер проект эше барлыкка килә.

 

Кытайга барып,

гаҗәпләнеп кайттым

 

– Бүтән илләр тәҗрибәсе ничек икән?

– Бездә инглиз теле дәресенә балалар 3 яшьтән кабул ителә. Кытай иленә стажировкага баргач, аларда 2 яшьтән үк өйрәтә башлаганнарын күрдем. Көн саен дәреснең 5 минуты бер балага бирелә. Үткән дәресне сөйләп күрсәтә. Кытайда балалар тизрәк үсеш ала, 2 яшьтән чит тел үзләштерә, сөйләм телен аңлый. Бездә исә 2 яшьлек баланың әле үз телендә дә фикерләве аксый.

– 3 яшьтәге бала ничек өйрәнә?

– 3 яшьлек бала килә, башта куркып утыра. Сүзне әйтергә кыймый. Дәресне рус телендә башлап җибәрәм. Соңыннан инглиз теленә күчәм. Бүген бер әйберне өйрәтсәм, икенче көнне үк икенче темага күчмим, үткәнне кабатлыйбыз. Дәрес 30 минут дәвам итә. Яңа теманы аңлатам, үткәндәгене искә төшерәбез. DVD телевизоры бар, ул ярдәм итә. Җыр белән өйрәнү җиңелрәк. Һәр дәрес уен формасында бара, җыр белән төгәлләнә.  

Кытайда халыкара балалар бакчасына кердем. 5 укытучы иртәнге 7дән кичке 5кә кадәр эшли. Берсе – инглизчәне өйрәтә, икенчесе – тәрбияче, өченчесе – няня. Кичке 5 туларга 15-20 минут кала баланы үзләре киендерәләр. Ябык бакча бу, әниләрне кертмиләр. Капка кырында гына каршы алалар. Әниләрен көткән арада бер-берсе белән инглизчә уен уйныйлар, аларга берәү дә ярдәм итми. Мин шаккаттым шунда. Берсе дә кычкырмый, тавышланмый. Үзләре аңлап, елмаеп, бер-берсенә сорау бирә, җавап табыша.

– Who can swim? (Кем йөзә белә?)

– I can swim (Мин йөзә беләм).

– What is in the house? (Өйдә нәрсәләр бар?)

– Table, chair...

 

Бәләкәй балалар белән кызыграк

 

Балалар иҗат үзәгенең оештыру бүлеге мөдире, инглиз теле укытучысы Илүзә Мирзахәниф кызы берничә тел белә. 1991 елда Уфа шәһәрендә Башкортстан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Француз теле төп белгечлеге, аны да онытмый. Актанышка килгән елларда француз теле түгәрәге алып барган. Балалар бакчасында, кадет мәктәбендә, училищеда да хезмәт куйган.

– Төрле яшьтәге балалар, укучылар белән эшләргә туры килде. Бик яраттылар, кабат-кабат чакырдылар. Балалар бакчасы нәниләре күңелемә якынрак. Кечкенә сабыйларны нык яратам мин. Алардагы самимилек, ихласлык белән җаныма рәхәтлек табам, – ди чит телгә мәхәббәт уятучы остаз-укытучы.  

 

Филиза СӘЛАХОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев