Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Лалә чәчәкләре – бәйрәм бүләге

Язның беренче бәйрәме – 8 март көне уңаеннан ЮХИДИ хезмәткәрләре гүзәл затларга лалә чәчәкләре бүләк итте.

Бәйрәмдә һәр кеше күңеле белән җылы сүз, тәбрикләүләр көтә. Ә көтелмәгән котлаулар күңелне тагын да канатландырып җибәрә, бәйрәмгә ямь өсти.

Район хакимияте бинасы яныннан узучы шофер һәм җәяүле хатын-кызлар да нәкъ шундый хисләр кичерде.
ЮХИДИ хезмәткәрләре аларны туктатып, бәйрәм белән тәбрик итеп, лалә чәчәкләре бүләк итте.

Әлеге матур акциядә районның ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, Актанышның 2 нче урта мәктәбенең ЮИД отряды егетләре дә  катнашты.

– Ел саен 8 март бәйрәме алдыннан ЮИД отряды әгъзалары белән берлектә, автотуташларны бәйрәм белән котлыйбыз. Аларга имин юллар, кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрүләрен телибез, – ди Ләйсән Мөхәммәтова.

– 4 марттан 13 мартка кадәр республика күләмендә “Җәяүле” оператив-прафилактика
акциясе үткәрелә. Аның максаты юлда йөрүче җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү булып тора.  Чөнки узган ел да, быел да җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлде. Һәлакәтләрне анализлаган очракта, аларның беренче сәбәбе, җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булмауга бәйле. Быел шушы акция кысаларында бәйрәм алдыннан гүзәл затларны котларга дип, махсус рейдка чыктык. Без аларга имин юллар теләп, чәчәкләр бүләк иттек. Барлык шоферларның да, җәяүлеләрнең дә  юл йөрү кагыйдәләрен саклап йөрүләрен, юл-транспорт фаҗигаләренә тарымауларын телибез, – диде районның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев.

– Бәйрәмне күтәренке кәеф белән каршы алам. ЮХИДИ  хезмәткәрләренең бүләге кәефне тагын да күтәреп җибәрде. Аларга чын күңелдән рәхмәт. Эшләрендә уңышлар телим. Үзем руль артында 13 ел йөрим. Юл йөрү кагыйдәләрен саклап йөрергә тырышам, –  ди Ләйсән Камилҗанова.

– ЮХИДИ хезмәткәрләренең чәчәк тотып, туктатулары күңелдә курку хисен калдырмады. Киресенчә, кәеф күтәрелеп китте. Аларга хезмәтләрендә уңышлар телим. ЮИД әгъзаларына да рәхмәт, – диде  Шәхриназ Газетдинова.

ЮИДчылар һәм
ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүле хатын-кызларны да тәбрик иттеләр.

– Кәефләр шул кадәр әйбәт. Көне дә кояшлы, җылы. Юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт үтәп йөрибез. Юл аша да бары тик җәяүлеләр кичүеннән генә чыгабыз. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәнлектән, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча төрле чаралар үткәрәбез. Юлларда сак йөрергә кирәклеген гел искәртеп торабыз, – ди Гөлназ Гайнуллина.

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев