Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ленар Зарипов Актаныш районы коткаручыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген- МЧС хезмәткәрләре- коткаручыларның һөнәри бәйрәме. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов әлеге куркусыз хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Ленар Зарипов 103 нче янгын сагы хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен белдерде, янгын сүндерү, кешеләрне гадәттән тыш хәлләрдә коткарып гомерләрен озайтучы, ярдәм кулы сузучыларның үз-үзләрен аямыйча хезмәт куюлары мактауга лаек.

Шунысы куанычлы: 2025 елда Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән Актанышта гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен яңа бина төзеләчәк. Бу мөһим вакыйга коткару хезмәте үсешенә зур өлеш кертәчәк һәм районыбызның иминлек дәрәҗәсен күтәрәчәк.

Яңа бина коткаручылар эше өчен уңайлы шартлар тудырырга, аларның әзерлеген һәм гадәттән тыш хәлләргә оперативлыкны яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Бу карар гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшенә уңай йогынты ясар һәм Актаныш районында яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итәр дип ышанабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев