Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Мөхәммәт Мирзаның юбилее уңаеннан:Актанышта әдәбият һәм сәнгать көннәре гөрли

Бүген бәрәкәтле Актаныш туфрагы бик зур дәрәҗәле һәм мәртәбәле әдипләрне, кендек каннары монда тамган абруйлы өлкән каләмдәшләребезне кабул итте. Делегацияне Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкли.

Әдәби десант составында танылган шәхесләребез Мөхәммәт Мирза, Рөстәм Галиуллин, Факил Сафин, Газинур Морат, Нурфия Йосыпова, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Фәттахова, Лилия Габидуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Айзирә Имамова бар.
Республикабызда соңгы елларда дәүләт һәм туган телләрне саклау һәм үстерүгә аеруча зур игътибар бүленә. Бу максаттан Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында һәм башка мәктәпләрдә язучылар һәм шагыйрьләр укучыларга әдәби дәрес бирделәр. 

Реклама

Әйткәндәй, үзем сәләтле балалар өчен гимназиянең “Ак җилкән” газетасы өчен җаваплы педагог буларак әйтә алам, укучылар биредә чын-чыннан бик талантлы һәм өметле. Бүгенге очрашу да аларның хәтер дәфтәрләренә уелып калыр, ә яшь хәбәрчеләребез бу изге рухиятле очрашудан материаллар язачак. Димәк, мондый очрашуларның, әдәби дәресләрнең әһәмияте ифрат зур.
Аеруча сөенечле һәм шатлыклы вакыга, күренекле якташыбыз, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Мөхәммәт Мирза исемендәге шигръият һәм татар теле кабинеты ачылды. Әдип якташларына чиксез рәхмәтлеген белдерде. Чарада Актаныш районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, социаль һәм агарту бүлегенә җитәкчесе Назил Латыйпов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова да катнашты.
Алга таба әлеге әдәби-мәдәни тантана педагогик конференция белән дәвам итте, биредә районыбызның уку йортларының китапханәчеләре дә катнашты. Бик күп сораулар күтәрелде, мәктәп программасындагы нәфис әдәбиятнең һәм китап-әсбапларның эчтәлегенең камиллеге буенча да фикерләр яңгырады. Түгәрәк өстәл эшен халык укытучысы, татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Ләйсән ханым Әминова алып барды.
Әдәбият бәйрәме, Әлфия Авзалова исемендәге Актанышның мәдәният учагында күренекле язучы, шагыйрь Мөхәммәт Мирзаның зур иҗат кичәсе белән дәвам итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев