Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Почта хезмәткәрен бүләкләделәр

Республикада хат ташучылар арасында бәйге үткәрелде. Быел Яңа Әлем авылы почтальоны Рузилә Хәмидуллина анда җиңү яулады.

Айнур ГЫЙМАДИЕВ,


“Актаныш-информ” филиалы җитәкчесе:

“Почта хезмәткәрләренә карата хөрмәт күрсәткәннәре өчен “Татмедиа” АҖ җитәкчелегенә, аеруча Айдар Сәлимгәрәевкә, Шамил Садыйковка рәхмәтебезне җиткерәбез. Яңа Әлем халкына рәхмәт. “Актаныш таңнары” газетасына актив язылалар. Кайбер авылларда мондый активлык күренми. Интернетны сәбәп итәләр, язылмыйлар, диләр. Без моның киресен Яңа Әлем җирлегендә күрдек. Анда һәр икенче өйгә “Актаныш таңнары” газетасы килеп тора. Күп нәрсә почта хезмәткәреннән тора. Подписка вакытында һәр кешегә якын килеп, үз эшен яхшы башкарса, газетага язылучылар кимеми”.

 

 

Рузилә Хәмидуллина 8 апрельдә башкалабыз Казанга бүләкләнүгә барып кайтты. Республикада 3 нче урын яулап, “ТатмедиаАҖ җитәкчелегенең хөрмәтләү тантанасында катнашты.  Аларга Диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар. “Татмедиареспублика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, “ТатмедиаАҖ генераль директоры  Шамил Садыйков котлау сүзләре җиткереп, киләчәктә дә бергә, бердәм эшләргә чакырдылар.

Россия почтасывәкилләре дә хезмәттәшләрен Рәхмәт хаты белән котларга килгән иделәр. Чара ТатмедиаАҖ бинасында үткәрелде. Анда Актаныш-информҗитәкчесе Айнур Гыймадиев та катнашып, “Актаныш таңнарыгазетасына иң күп яздыручы почта хезмәткәренең шатлыгын 
уртаклашты, район газетасын яздыручыларга һәм язылучыларга рәхмәтен белдерде.

Рузилә Хәмидуллина 2008 елда почтага эшкә урнаша. Көн саен авыл урамын әйләнеп кайта. Хезмәте шундый. Газета килмәгән көндә дә эше табылып тора: заказлы хатларны соңартмыйча иясенә илтеп тапшырырга кирәк. Пенсия алучы өлкәннәр дә ике күзләп көтеп тора. Эше катлаулы. Подписка вакыты – аның өчен “урак өсте”: елга ике тапкыр килә дә җитә.

“Россия почтасы” җитәкчелеге тарафыннан планнар җиткерелә. Яңа Әлем почта бүлекчәсе җитәкчесе Розалия Сафина һәм хат ташучы Рузилә Хәмидуллина җиткерелгән планны һәрвакыт тулысынча үтәп чыгарга тырышалар. Подписка чорында аеруча активлашырга туры килә. Халык белән килешеп эшләгәч, ике як өчен дә файдалы. Укытучылар, балалар бакчасы, җирлек советы, хуҗалык хезмәткәрләре, иң беренче чиратта, бердәм булып языла. Олы яшьтәгеләрнең өйләренә баралар.  

– Авылыбызда “Актаныш таңнары”на бик яратып язылалар. 2-12 апрельдә ташламалы язылу бара. Шушы вакытны “кулдан ычкындырмаска” тырышабыз. Азмы-күпме акча янга кала бит. Шул хакта аңлатабыз, авылдашлар игътибарына белдерү җиткерәбез. Авылдашлар да ташлама вакытында язылып калырга ашыга, – ди республика җиңүчесе Рузилә Хәмидуллина.    

Филиза ГОМӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев