Тәмле юл билгеләре
“Тылсым” балалар бакчасында “Тәмле юл билгеләре” дип аталган район күләмендәге бәйгенең финал өлеше узды.
Әлеге иҗади бәйгенең беренче туры балалар бакчаларының үзләрендә узган. Анда бакчада тәрбияләнүче баланың гаиләсе юл билгеләре сурәтләнгән нинди дә булса ризык әзерләп килергә тиеш булган. Алар арасыннан сайлап, иң-иң дигән эшләр икенче турда катнашу хокукы алган.
Бу көнне дә алар бик күп төрле ризык әзерләп алып килгәннәр иде. Араларында тортлар да, печеньелар да, салатлар да бар иде. Барысы да нинди дә булса юл билгесенә багышланган.
– Әлеге бәйге балаларны, әти-әниләрне юл йөрү
кагыйдәләренә тагын да
ныграк өйрәтү максатыннан
республикада берничә ел үткәрелеп киленә. Быел аны үзебезнең районда да уздырырга булдык. Бәйгенең шартлары буенча, ризыкны әзерләгәндә бала да, әти-әниләр дә үз
өлешләрен кертергә тиешләр иде. Шунысы сөендерә, катнашырга теләк белдерүче гаиләләр бик күп булды. Бүген икенче турга 30лап гаилә үтте. Алар үзләре әзерләгән ризыкларын тәкъдим итәләр.
Эшләрне бәяләгәндә, интернет челтәрендә җыелган лайклар санына да карыйбыз. Җиңүчеләрне саллы бүләкләр көтә. Беренче урынга лаек булган гаиләгә велосипедчы җыелмасы, икенче урынга плед һәм мендәр, өченче урынга зонтлар тапшырылачак. Калганнар да бүләксез калмыйлар, – диде ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова.
Бәйгенең әһәмияте исә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәткәндә, әти-әниләрне дә катнаштыруда. Чөнки балалар әти-әниләр үрнәгендә
тәрбияләнә. Алар үзләре үрнәк күрсәтеп, юлны тиешле урыннан гына аркылы чыга, машинада йөргәндә иминлек каешын эләктерә икән, балалар да нәкъ шулай эшләячәкләр. Ә инде әти-әниләр моның киресен эшләсә, балалар да, безгә дә иминлек каешын эләктерми генә йөрергә була икән дип уйларга мөмкиннәр.
“Тылсым” балалар бакчасы мөдире Миләүшә Вахитова бәйгедә катнашучыларны сәламләп, уңышлар теләде.
– Бакчада юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча ныклы эшчәнлек алып барыла. Төрле бәйгеләрдә дә теләп катнашабыз һәм оештырабыз. “Тәмле юл билгеләре” бәйгесенә дә бакчабыз әти-әниләре бик теләп катнаштылар. Икенче турда өч гаилә эшләрен тәкъдим итә. Энҗегөл Мусинаның гаиләсе светофор сурәтләнгән торт, Раяна һәм Сәфинә Хөсәеноваларның гаиләсе юл билгеләреннән печеньелар, Ислам Әнвәровның гаиләсе светофор төшерелгән бутерброд эшләп алып килделәр, – ди.
Катнашучы һәр гаилә үзенең ризыгын жюри әгъзаларына матур итеп тәкъдим итте.
Иске Богады авылыннан Анжела һәм Ришат Салиховлар, уллары Ислам һәм Дамир белән берлектә ике төрле салат әзерләгәннәр. Аларга “Светофор” һәм “Борылыш” рәсемнәре төшерелгән.
– Ни өчен нәкъ шушы билгеләрне сайладыгыз?
– Улларыбыз юлда йөргәндә нәкъ шуларга күбрәк игътибар итәләр. Шуны ясыйк, диделәр, – ди Анжела.
– Балаларга кечкенәдән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү бик мөһим. Машинага кереп утыру белән балаларны автокреслоларга утыртам, куркынычсызлык каешларын эләктерергә кушам. Юл аркылы чыкканда һәрвакыт балаларны беләзекләреннән җитәкләп алып чыгабыз. Юлларда йөгерергә ярамаганлыгын, юл аркылы чыкканда башта уңга, аннан сулга карарга, машина, мотоцикл юклыгын күргәч кенә чыгарга кирәклеген аңлатабыз, – ди Ришат Салихов.
Әтәс авылыннан Алсу һәм Илназ Хөрмәтуллиннар да бәйгегә теләп катнашуларын әйттеләр.
– Балаларыбыз Ислам, Инсаф, Мансур Пучыдагы “Сандугач” балалар бакчасына йөриләр. Ашарга әзерләгәндә гел минем янда кайнашалар, булышырга яраталар. Бүгенге бәйгегә мастикадан юл билгеләре ясалган торт пешердек, – ди Алсу.
– Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча балаларга үзебез үрнәк күрсәтергә тырышабыз. Юл билгеләрен гел кабатлатабыз. Машинада йөргәндә өчесен дә махсус креслоларга утыртабыз, иминлек каешын эләктерәбез. Мондый бәйгеләр исә балаларда кызыксыну уята, – ди Илназ.
“Тылсым” балалар бакчасы нәниләренең концерт номерлары белән үрелеп барган бәйгенең узганы сизелмәде дә. Балалар бер-берсе белән танышты, дуслашты.
– “Гаилә елы”нда бу бәйге гаиләләрне тагын да
ныграк берләштерү өчен дә бер этәргеч булды. Әтиләрнең дә катнашуы аның әһәмиятен тагын да арттырды. Киләчәктә дә шушындый бәйгеләр күбрәк оештырылсын иде. Бу, авыл балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларга район үзәгендәге балалар бакчалары белән танышуга да бер мөмкинлек булып тора, –
диде район мәгариф
идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Наилә Хәсәнова.
Ахырдан җиңүчеләр, барлык катнашучылар да бүләкләнде, җыелып фотога да төштеләр.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев