Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Тарифларны Тарифлар буенча Татарстан Дәүләт комитеты сайтына кереп тикшерергә була

Тарифлар буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне ничек тикшерергә мөмкин икәнлеген аңлатты.


             «Коммуналь түләүләр Калькуляторы» ярдәмендә сез электр энергиясе, җылылык, су, кайнар суның никадәр тотылуыннан чыгып бу хезмәтләр өчен түли аласыз.

Моның өчен тарифлар буенча Татарстан Дәүләт комитеты сайтына керергә һәм «Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү» бүлеген табарга кирәк. Интернет калькулятор ярдәмендә коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсешенең туры килүен тикшерергә дә мөмкин.

«Узган елның декабрендә коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләменә карата быелның һәр аенда коммуналь хезмәтләр күләмен исәпләргә, чагыштырырга була. Гражданнар түләүләрен үзгәртә дә ала», — дип аңлатты Лариса Хәбибуллина.

Лариса Васильевна Татарстан халкы аңлатмалар сорап исәп-хисап үзәкләренә һәм башка оешмаларга мөрәҗәгать итә ала, дип билгеләп үтте.

Тарифларга исәп-хисап ясау өчен сылтаманы сайтыбызга урнаштырабыз. Хөрмәтле райондашлар, сез дә әлеге сайттан файдаланыгыз, аңа керү өчен бары зәңгәр төстәге сүзләргә басарга гына кирәк- Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев