Татарстанда быелгы Сабантуй көннәре билгеләнде
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә Сабантуй һәм Каравон бәйрәмнәрен үткәрү даталарын раслады.
Мәсәлән, татар халкының милли бәйрәме Сабантуй 7 июньнән 8 июньгә кадәр Татарстан Республикасының авыл торак пунктларында һәм районнарында узачак. Чаллыда 14 июньдә, ә Казанда 21 июньдә билгеләп үтеләчәк.
Рус халык бәйрәме "Каравон" быел 24 майда уздырылачак. Аны элеккеге еллардагы кебек үк Татарстан Республикасы Лаеш районының Никольский авылында булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев