Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Укыган мәктәбендә искә алдылар

27 гыйнвар көнне Әтәс авылында хәтер тактасы ачу чарасы үткәрелде.

Махсус хәрби операциядә Батырлык ордены белән бүләкләнгән Илсур Хәкимовның исеме язылган анда. Элмә такта мәктәпкә килүчеләрне каршы алып, озатып калачак.

Илсур Хәкимов 1969 елда Апачта туган, 10 ел Әтәс мәктәбендә белем, башлангыч хәрби-
патриотик тәрбия алган. Ватанны ярата, үз илен чын ир-егетләрчә кайгырта, батыр улының исемен авылдашлары хөрмәт белән искә ала.  

– Хәтер, юксыну, сагыну. Кеше гомерендә онытырга теләп тә оныта алмый торган бик күп вакыйгалар була. Сөенече дә, көенече дә, табулар да, югалтулар да. Авыл һәммәсен саклый, урамнарны буйлап, гармун тартып, армиягә киткән яшь егетнең җырларын да. Туган якка юллаган сагынычлы солдат хатларын да. Әфган җиле кагылып үткән йөрәкнең саташулы төннәрен дә. Әйе, хәтер мәңгелек. Батырларыбызның исемнәре мәңгелек. Әтәс авыл җирлеге үзенең батырларын барлый, – дип башлады искә алу чарасын алып баручы Рөстәм Мусин.

Интернациональ-сугышчылар хезмәттәш дусларын онытмыйлар. Әфганстан тауларыннан туган ягына исән-сау әйләнеп кайтып, Ватан алдындагы изге антына һәрчак тугры калган, махсус хәрби хәрәкәткә китеп, шунда гомере өзелгән Илсур Хәкимовның исемен мәңгеләштерү өчен барысын да эшләргә тырышалар. Укыган мәктәбендә хәтер тактасы элеп куйганнар. Аны ачу чарасына хәрби хезмәтне сугышта, кайнар нокталарда үтәгән ветеран ир-егетләр, Чаллыда яшәүче хезмәттәшләре, авылдашлар, читтән кайткан якташлар, район вәкилләре җыелган иде.   

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташыбыз, автор-башкаручы, Күҗәкә авылы егете Илдус Газизов үзе язган җыр белән тантанада катнашучыларны сәламләде.

– Якыннарына күңел тынычлыгы, түземлек телим. Улларын югалткан әткәй-әнкәйләргә сабырлык телим. СВОдан егетләребез исән-сау булып, туган якларына, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде. Безнең тынычлыкны саклаучы егетләребезгә рәхмәт, – диде үзе дә Әфганстан сугышында катнашкан әфганчы-җырчы Илдус Газизов.

– Илсур Хәкимовның якыннары, туганнары белән бергә бик мөһим чарага җыелдык. Батырларның даны мәңгелек, дибез, бу сүзләр телдә генә калмасын. Һәрберебезнең дә көндәлек яшәү рәвешенә әйләнсен иде. Авыл егетләре аркасында бүген илебез тыныч, балалар рәхәтләнеп укырга бара. Барыбыз да тыныч тормышта эшлибез, яшибез. Махсус хәрби хәрәкәттә катнашучы егетләребез сәбәпче моңа. Илсур Мәксут улы иң беренче көненнән диярлек мобилизацияләнеп, үз теләге белән хәрби хәрәкәткә кушыла. Командалык итеп, батырларча һәлак була. Барыбыз өчен дә бик зур үрнәк. Бүгенге чарада катнашучы балаларга шуны әйтәсем килә: менә шундый батыр йөрәкле абыйларыгыз булганда, илебезнең чигенә беркем дә үтеп керә алмас. Сезнең тормыш алга таба да матур булыр дип ышанам, – диде район башлыгы урынбасары Илшат Габделхәев.

Районыбыздан 106 егет мобилизацияләнгән. 48 егет контракт буенча хезмәт итә. Кызганыч, 16 райондашыбыз һәлак булды.

 

Югалтулар Әтәс җирлеген читләтеп үтмәгән

 

Әфган сугышына Әтәс җирлегеннән 12 егет киткән, 12се дә исән-сау әйләнеп кайта. Бүген 7се исән, 2се туган авылында яши. Җирлектә 4 әфганчы истәлегенә хәтер тактасы эленгән. Менә хәзер Илсур Хәкимов истәлегенә ачылды. Ул үз теләге белән китеп, СВОда катнаша, 2022 елда һәлак була.

– Безнең җирлектән 5 егет махсус хәрби операциядә катнашырга алынды. Кызганыч, 3есен югалттык, урыннары җәннәттә булсын. Якыннарына чын күңелдән сабырлык телибез. Бүгенге чараны оештырган әфганчы егетләргә бик зур рәхмәт. Илебездә тынычлык урнашсын, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде, – диде Әтәс авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Ганиева.

Әтәс мәктәбе укучылары батырлык, Ватан турында шигырьләр сөйләделәр.

Актаныш хәрби комиссариаты җитәкчесе Ленар Әхмәтҗанов җирлек халкының кайгысын уртаклашты:

– Илсур Хәкимовның урыны оҗмахта, гүре якты, авыр туфрагы җиңел булсын. Илебез зур, бай, тыныч. Чит илләр шушы матурлыкка тыныч кала алмый, безне буйсындырырга телиләр, – диде һәм Әфганстанда, башка кайнар нокталарда, СВОда катнашып һәлак булган, арабыздан киткән егетләребезне искә алып, бер минут тынлык игълан итте.

 

Батырларга – мәңгелек дан!

 

Алар безнең хәтердә. Районыбызда төрле патриотик-тәрбияви чараларны оештыруда әфганчылар зур оешканлык күрсәтә. Үзләренең “Шурави” дигән оешмалары бар. Соңгы елларда ул республикада иң актив оешмаларның берсенә әверелде. Әфганстанда һәлак булган райондашларны, туган ягына кайтып, шунда
бакыйлыкка күчкән ир-егетләрне искә алып, чаралар үткәрәләр, дога кылалар. Бик күп элмә такталар куелды. Бу эштә Чаллыдан, башка районнардан ярдәм итүчеләр шактый. Кайгы кичергән әти-әниләренең хәлләрен белешеп торалар. Берләшеп, зур команда булып эшлиләр.

Райондагы “Шурави” оешмасы җитәкчесе, әфганчы Илсур Гатин чыгыш ясаганда Илсур Хәкимовның батыр егет булуына басым ясап болай диде:

–  Ул әфган сугышыннан исән кайтты, үзе теләп, Украинада барган махсус хәрби хәрәкәткә китте. Батырларча һәлак булды. Район администрациясе, җирлек советы, мәктәп җитәкчелеге белән киңәшләшеп, аның белем алган мәктәбенә истәлек тактасы куярга ниятләдек. Илсурның яткан җире җылы, нурлы, урыны оҗмахта булсын. Якыннарына сабырлык телибез. СВОдагы егетләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде.

Әлеге чараның кирәклеген аңлатып:

– Хәтер такталарын 2018 елда урнаштыра башлаган идек. Шуннан бирле 40 райондашыбызга багышлап истәлек тактасы беркетелде, шуның 2се – мәктәптә. Бүген 41 нче такта Әтәс мәктәбендә урын ала. 3 әфганчының исеме үзләре укыган мәктәп ишек төбендә каршы алачак. 2 исән ветеранга кадер (хөрмәт) тактасы куелды. Бу эшне дәвам итәргә уйлыйбыз. Мондый чараларны мәктәп укучылары, киләчәктә булачак солдатлар үз авылыннан
чыккан геройларның батырлыгын белеп үссеннәр өчен эшлибез, – диде.

 

Патриотик җырлар үлемсез

 

– Бик күп хезмәт куела: әфганчылар үзләре оештыралар, матди ягын кайгырталар. Безгә аның рухи ягы кыйммәт.
Районыбыз – батырлар үстергән район. 5 Советлар Союзы Герое бар, без аларны яхшы белергә тиешбез. Шуннан соңгы сугышларда, хәрби бәрелешләрдә һәлак булган егетләребез дә өстәлде, – ди алып баручы. – Үзләренең ансамбле оешты. Әфганстанга, патриотик темага багышланган җырлар башкаралар. Авторлары да үзебезнекеләр – композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, әфганчы Инсаф Хәбибуллин һ.б.

Әфганчы Фаис Ваһапов бүгенге чарада автор-башкаручы Венера Галиеваның җырын башкарды.

Чечня сугышы ветераннар оешмасы җитәкчесе Вазих Харисовка сүз бирелде. Ул Чечняда,
Төньяк Кавказда кайнар ноктада катнашкан егетләр исеменнән кайгы уртаклашты. Түземлек, сәламәтлек теләде.

– Чечня сугышында 2 райондашыбыз һәлак булып кайтты, алар истәлегенә элмә такталары куйдык. Киләчәк буыннар өчен башкарылган эшләр бу. Балаларга шуны әйтәсе килә: тарихны белегез! Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, Чечня, Төньяк Кавказ, Украинада СВО батырлары турында онытмагыз! – диде.  

Оешманың оешуына – 3 ел. Украинада барган махсус хәрби хәрәкәткә Чечняда булган 4 егетебез китә, кызганыч, 2сенең гомере өзелә. Шунысы аяныч, аларны әле дә алып кайта алмыйлар.

Чечня сугышы ветераны, автор-башкаручы Айнур Касыймов башкаруындагы музыкаль чыгышны да тыныч күңел белән генә тыңлау мөмкин түгел.

 

Иң авыры – якыннарына

 

Илсур Хәкимовның туганнары сүз алды.

– Бер ел да ике ай элек без энекәшебезне соңгы юлга озатыр өчен җыелган идек. Хәзер искә алу чарасына килдек. Шушы чараны оештыручыларга, анда катнашучыларга рәхмәтебезне җиткерәм. Балаларга киләчәктә мондый хәлләрне күрергә язмасын.

– Абыем шушы мәктәпне тәмамлады. Армиягә, Әфганстанга үзе теләп барды. Украинага китүе дә күңел кушуы буенча: “Яшь буын тыныч тормышта, якты дөньяда яшәсен, бәла-казалар күрмәсен, балаларыма тыныч тормыш булсын”, – диде. Без аның белән горурланабыз. Батыр абыем булганга мин бик шатмын, урыны оҗмахта, тар кабере киң булсын, тыныч йокласын. Хөрмәт итеп искә алганыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Укытучысы Нәркизә Гәрәева:

– Батыр укучыбызның исеме хәтерләрдә мәңге сакланыр. Илсур Хәкимов бик мөлаем, кешеләргә карата игътибарлы, тиз уртак тел таба ала торган, ярдәмчел, ачык йөзле укучы булып күңелемә кереп калды, – диде. – Гади колхозчы гаиләсендә, ишле гаиләдә туып-үскән. Балалар бакчасында тәрбияләнеп, мәктәбебездә белем алды. 18 яше тулуга армиягә китә. Без укыткан дәвердә башлангыч хәрби хәзерлек дәресләре үтә иде. 12 әфганчыбызның 10ысы шушы мәктәптә төрле елда белем алдылар. Димәк, дөрес юлда булганбыз: илебезне, кешеләрне яратырга өйрәткәнбез.

Район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Коръән сүрәләре укып, дога кылды.

Тантана ахырында ансамбль чыгышы булып, иң соңыннан истәлек тактасы ачылды.

 

 

Филиза ГОМӘРОВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев