Утын әзерләүгә укытучылар да кушылды
Махсус хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләренә утын әзерләшүгә авыл мәктәпләрендә хезмәт куючы ир-егетләр дә кушылды.
Әлеге игелекле эшкә алар күп булып җыелып килгәннәр. Утын кисү урыны кырмыска оясын хәтерләтә. Егермегә якын пычкы тавышы бергә кушылып, үзгә бер моң хасил итә. Калганнар да тик тормый. Агачларны куеп, кискәнен җайлап алып баралар. Бер кырыйда бүкәнләнгән утынны КамАЗ арбасына төяргә ярдәм итәләр. Бергә эшләгәч, кәефләре дә күтәренке. Кулларына күз иярми.
Хатыйп Зыязетдинов, Иске Кормаш мәктәбеннән:
– Махсус хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләренә ярдәм итү йөзеннән утын кисәбез. Егетләр барыбыз да актив, барлык мәктәпләрдән дә катнашалар. Эш кызу темплар белән бара. Утын кисүнең бер кыенлыгы да юк. Иң мөһиме, дөньялар тынычланып, егетләребез исән-сау кайтсыннар, яраланганнары терелсеннәр.
Марат Гыйльметдинов, Чалманарат мәктәбеннән:
– Мәктәпләрдәге ир-егетләр җыелып, булышырга дип килдек. Егетләрнең гаиләләренә утыннарның файдасы тисен. Әле беренче тапкыр гына килдек. Чакырсалар, тагын киләчәкбез.
– Бүген бик матур өмә, – диде район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Илфак Бариев. – Егетләргә утын әзерләүне дәвам итәбез. Мәгълүм булганча, Актаныш районы буенча узучы М-7 федераль юл төзелеше барышында да полосалардагы шактый гына агачлар киселде. Болар район милке булып тора. Бу агачларны район советы карары белән махсус хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләренә тарата башладык. Өмәләр бик күп оешты. Бюджет оешмалары, алардан тыш унҗиделәп оешма ярдәмгә чыкты. Берәүне дә мәҗбүр итмибез. Барысы да үз теләкләре белән, чын күңелдән ярдәм итәргә киләләр. Аллаһка шөкер, халкыбыз бердәм. Үз кораллары белән килеп, булышалар. Утын әзерләүдә өлеше кергән һәркемгә рәхмәтебезне әйтәбез.
Утын сорап, барысы 135 заявка кергән иде. Аның йөздән артыгы үтәлде. Бүген кискәннәрен дә таратсак, ун-унбиш кешегә генә җитми калыр. Анысын да карлар эреп, аяк асты пычранганчы, хәл итеп бетерәчәкбез.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев