Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Ватанны саклаучылар көнендә

23 февраль көнне Актанышның Җиңү паркында тантаналы бәйрәм чарасы узды.

Митингны район башлыгының мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе, районның Германиядә хәрби хезмәттә булганнар җәмгыяте җитәкчесе Нәсим Заһертдинов алып барды.

23 февральнең истәлекле дата булып билгеләнүенә быел 106 ел тулды. Тарих битләренә күз салсак, беренче тапкыр 1919 елның 23 февралендә Кызыл бүләк көне (День красного подарка) дип, ул 1918 елда Кызыл армиянең Псков һәм Нарва шәһәрләре янында немец
гаскәрләрен җиңүнең 1 еллыгына багышланган. 1923 елның 23 феврале Кызыл армиянең 5 еллыгы уңаеннан үткәрелгән зур бәйрәм булып тарихка кереп кала. Аннары Эшче-крестьян армиясе дип үзгәртелә. Бөек Җиңүдән соң, 1946-1994 елларда, озак кына вакыт дәвамында, Совет армиясе һәм хәрби-диңгез флоты итеп уздырылды.

1995 елдан 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, ә 2005 елдан ул ял көне дип игълан ителде. Әлеге истәлекле датага багышланган митингта район башлыгы Ленар Зарипов катнашты, котлау һәм рәхмәт сүзе җиткерде.

– Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм. Без үскәндә Совет армиясе һәм хәрби-диңгез флоты көне иде. Аның мәгънәсе тирәндә, Советлар Союзы вакытында ук нигез салынган. Ватаныбызга тугры булып, хәрби хезмәтебезне дөрес итеп алып барабыз. Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә үзебезнең сәламебезне җиткерәбез. Аларның исән-сау кайтуларын көтәбез. Ватанны саклаучылар булганда илебез, күңелебез тыныч. Гаилә коруда, аны саклауда хатын-кызның өлеше зур. Дулкынлы тормыш диңгезендә йөзгән вакытта таянырдай кеше булганыгыз өчен рәхмәт, – дип белдерде.

Бөек Җиңү көне

якынлаша

 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы җитә. Ленар Рафак улы якынлашып килүче шушы зур чара турында да искә алды, һәркемгә исәнлек-саулык һәм уңышлар теләде.

Хәрби төркемнәрдә булып, социаль-икътисадый тормышта активлык күрсәткән яугирләргә район башлыгының бүләкләре тапшырылды.

– Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында патриотик тәрбия бирүдә катнашып, үзебезнең
район егетләренең батырлыклары турында сөйләвегез өчен рәхмәт. Алдагы көннәрдә дә шулай дәвам итәргә кирәк. Балалар яу кырын күрмәсеннәр, әмма белсеннәр. Тарихны өйрәнеп үссеннәр, – дип, район башлыгы барлык ветераннарның да олы хөрмәткә лаек булуын искәртеп узды.

Нәсим Әзһәр улы хәрби комиссариат җитәкчесенең котлавын җиткерде, районда алты төркем эшләвен әйтте. Әфганчылар, чечен сугышында катнашучылар, хәрби бурычын Германиядә үтәп кайтучылар, чик сакчылары, десант гаскәрләре, хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән егетләр.

– Узган ел шушы 6 төркемнең командирларыннан “Сугышчан туганлык” (“Боевое братство”) төркеме төзелде. Безнең төп максатыбыз – җирлегебездә хәрби-патриотик эшне тагын да күтәрү, яшүсмерләр арасында ватанпәрвәрлекне арттыру, киләчәк буынга илебезне
саклардай көчле, намуслы ир-
егетләр тәрбияләү.

Узган ел 9 май көнне хәрби киемнәрдән чыгып, үз һәйкәлләре янында җыелдылар, бәйрәм тантанасын бизәделәр. Һәр төркемдә үзара берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә, мөмкинлектән чыгып, ярдәм итәләр, – диде Нәсим Әзһәр улы.

Махсус хәрби хәрәкәттән яраланып кайткан Илсур Зәкиев үзе язган шигырьне укыды. Аңа махсус хәрби хәрәкәттә катнашучыларның райондагы төркемен оештырырга иде дигән тәкъдим җиткерделәр.

Соңыннан бер минут тынлык игълан ителде. Билгесез солдат һәйкәленә чәчәк салдылар, мәңгелек ут янында истәлеккә фотога төштеләр. Җиңү паркында аерым истәлек монументлары урнаштырылган. Алар янында очрашулар уздыру актанышлылар өчен гадәти хәлгә әйләнде. Һәрбер төркем ветераннары үзенең хәрби дусларын искә ала. 23 февральдә дә Актанышның Җиңү паркы күтәренке хәрби рухта иде.

 

 

в Махсус хәрби операциядә катнашучы Радик Рәшит улы Габделкәбиров хәрби комиссариатның “Хәрби операциядә катнашучы” медаленә лаек булды. Каты яраланып, хәзерге вакытта ул Яр Чаллы шәһәрендә дәвалана. Бүләкне тантаналы чарада аның якыннарына тапшырдылар.

 

в Гуманитар йөк җибәргәндә зур өлеш керткән райондашларыбыз да бүләкләнде. Уразай авылыннан эшмәкәр Фәнил Вил улы Шаязданов хәрби комиссариатның “За службу в Ракетных войсках стратегического назначения” медаленә ия булды.

 

в Иганәчелек эшен оештыруда башлап йөргән Айрат Салих улы Гыйльмеханов “Воин-интернационалист (За выполнение интернационального долга в Германии)” медале белән бүләкләнде.

 

Филиза ГОМӘРОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев