Видеороликлар юкка күрсәтелми
Юллардагы иминлекне күзәтүдә тоту максатыннан районның ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы рейдка чыкты.
Алар машиналарны туктатып, юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыклады.
Без, мөмкинлектән файдаланып, ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан берничә шофер белән сөйләшеп алдык.
– Унбиш елдан артык руль артында йөрим. Кагыйдә бозып, штрафлар түләгәнем юк. Минем барлык шоферларга да теләгем: юлларда сак йөрсеннәр иде. Соңгы вакытта һава торышы гел үзгәреп тора. Юлларда бозлавык. Шуңа шоферлар машина белән машина арасында ераклыкны сакласыннар иде, – ди Айгиз Нурлыев.
– Юлда нинди саклык чараларын күрергә тырышасың?
– Машинага кереп утыру белән саклык каешын эләктерәм. Тизлек режимын
сакларга тырышам. Бик нык ашыкканда да, тизлекне нык арттырмыйм. Экраннарда юл кагыйдәләрен саклау буенча махсус видеороликлар күрсәтеп торалар. Сакланмаган очракта нинди аяныч хәлләргә тарырга мөмкин икәнен дә аңлаталар. Болар юкка гына күрсәтелми бит.
– Хәзер хатын-кызларны да руль артында еш күрергә мөмкин. Кемнәр кагыйдәләрне төгәлрәк үти, ир-атлармы, әллә хатын-кызлармы?
– Яшермим, хатын-кызлар игътибарлырак. Алар ашыкмыйлар да, бер темпта гына йөриләр.
– Яшьтән үк руль артында. Эшемә бәйле рәвештә дә көн саен юлдамын. Пучы, Богады авылына йөреп эшлим. Машинага утыру белән иң элек, саклык каешын эләктереп куям. Яшермим, тизлекне арттырып, штраф түләгәнем бар. Ашыгабыз бит, – ди Айнур Даутов.
– Ә юлларның төзеклегенә килгәндә, нәрсә әйтер идегез?
– Минем күп җирләрдә булганым бар. Бездәге юллар артык зарланырлык димәс идем. Сүз дә юк, кайбер җирләрдә кимчелекләр бар инде. Әмма түзмәслек түгел.
– Тугыз ел руль артында йөрим. Баштарак кыен иде. Йөри-йөри өйрәнәсең икән. Юлда тәртип бозмасаң, тизлекне сакласаң, кыен түгел. Башкаларга да юл кагыйдәләрен саклагыз, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырмагыз, диясем килә, – диде Роза Шулбаева.
– Рейд барышында руль артында саклык каешын эләктерми йөрүче, балаларын махсус автокреслолардан башка гына йөртүчеләрне, эчкән хәлдә руль артына утыручыларны, каршы як полосага чыгып, авария хәле тудыручыларны ачыклыйбыз. Шулай ук юлны тиешсез урыннан аркылы чыгучы җәяүлеләргә дә, караңгыда яктылык кайтаручы элементлардан башка гына йөрүчеләргә дә чара күрелә, беркетмәләр төзелә, – ди ЮХИДИ идарәсенең өлкән инспекторы Артур Җиһаншин.
Алар тарафыннан машинаның барлык тәрәзәләрен караңгылаткан, саклык каешын эләктермәгән, балаларын махсус урындыкка утыртмаган берничә шоферга беркетмә төзелде.
Артур Җиһаншин сүзләренә караганда, профилактика чараларының нәтиҗәсе буларак, 2023 елда 2022 ел белән чагыштырганда ДТПлар саны кимегән.
Рейд барышында ЮХИДИнең пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова машина йөртүчеләргә кагыйдәләр язылган буклетлар, яктылык кайтаргыч элементлар тапшырды.
– Профилактика максатыннан мондый чаралар еш уздырыла. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейдларга да чыгабыз. Шоферларга белешмәлекләр, яктылык кайтаргыч элементлар таратабыз. Алар аны өйләренә кайткач балаларына да бирә. Шул рәвешле безнең аңлатулар күп катлам халыкка барып ирешәдер, дип ышанабыз. Барыбыз да юлларда кагыйдәләрне үтәп йөрсәк иде, – диде ул.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев