Халык ярдәме белән
Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде.
Монысы – унынчы тапкыр. Дүшәмбе көнне төш вакытында җыелган әйберләрне, исемле посылкаларны, бер “УАЗ”, ике “Нива” машинасын фураларга төяделәр. Барысы да егетләребезгә ватылмыйча барып җитсен өчен аларны ипләп кенә урнаштырдылар. Әйберләрне төяүдә мобилизацияләнгән егетләрнең әтиләре, волонтерлар
катнашты.
– Әлеге гуманитар ярдәмне җибәрү өчен декабрь ахырларында ук әзерләнә башлаган идек. Егетләр бик күп әйбер сорадылар. Донецк, Херсон, Запорожье юнәлешләренә өч машина әзерләдек, – ди “Без бергә!” волонтерлар төркеме җитәкчесе Гөлинә Иделбаева.
– Әлеге машиналарны алуда кемнәр ярдәм итте?
– Бу машиналар барысы да халыктан җыелган акчаларга алынды. Егетләр башта ук ике машина сорап куйганнар иде. Соңыннан тагын берне сорадылар. Декабрь, гыйнвар айларында бик зур суммалар җыелды. Минем барлык өлеше кергән кешеләргә рәхмәт әйтәсем килә.
– Егетләр бу юлы күбрәк нәрсәләр сорадылар?
– Хәзер анда суык. Һава торышы үзгәреп тора. Шуңа күбрәк басымны медикаментларга ясадык. Бик күп күләмдә окоп шәмнәре эшләнде. Моны ясауда бик күп авыллар
катнашты. Буржуй мичләре ясалды. Күп күләмдә изолоннар алынды. Чөнки егетләрнең торган җирләрен гел шартлаталар, шуңа аларга торган урыннарыннан күчеп, яңасын торгызырга кирәк була.
Торакларын җылытырга да кирәк.
– Егетләргә күпме посылка тутырылды?
– Һәр егеткә өчешәр посылка тутырдык. Болар акчага алынган әйберләр түгел. Ә халык китергән әйберләрдән тутырылды. Мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, оешмалар үзләрендә ярдәм җыюларны оештырып, аларны “Яшьлек” яшьләр үзәгенә китерделәр. Бик күп әйбер җыелды. Фермерлар булышты. Шуны да әйтәсе килә, баштарак гуманитар ярдәм җыюдан читтә калган авыллар да хәзер бердәм булып, бу игелекле эшкә кушылдылар. Райондагы бер генә кеше дә, оешма-предприятиеләр дә читтә калмый диясем килә. Шулай ук район хакимиятенә, бигрәк тә район башлыгы Ленар Рафак улына, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Миркасыйм кызына рәхмәт. Алар безгә гел ярдәм итеп торалар. Тәгәрмәчләр сораганнар иде, аны да бергәләп таптык.
– Юлга ике фура кузгала. Аларны кемнәр озатачак?
– Алмаз абый Кашаповның фурасында озатучы булып Ренат абый Латыйпов бара. Ул үзе дә Украинада хезмәт итеп, яше тулып кайтты. Ә Руслан Ханов озатучы булып барган фураны башка районнардан сөйләшкән ике шофер йөртәчәк. Анысына машиналарны да төядек. Моңа кадәр мондый зур фура яллаган юк иде. Машиналарны я үзләрен йөртеп, я манипулятор белән алып бара идек. Бу юлы өчесен бергә салып алып барырга дигән карар кабул иттек.
Билгеле, куркып торабыз. Чөнки элек Алмаз абый, Руслан барып, кунып йөргән торак пунктларда шартлатулар күп булды. Хәзерге көндә
кыска вакытлы ялга кайткан, контракт белән хезмәт итүче Руслан Гайсиннар торган җирне дә шартлаттылар. Барасы юллар ут астында. Гуманитар ярдәмне илтүчеләр өчен җан атып, борчылып, аларның исән-имин әйләнеп кайтуларын көтеп торачакбыз.
– Мәгълүм булганча, бик күп егетләр яралана. Сез алар белән хәбәрләшеп торасыз. Кәефләре ничек?
– Яраланган егетләрнең хәлләре төрлечә. Чөнки бик каты яраланганнары бар. Аларның үзләрен ничек хис иткәннәрен үзләре генә һәм туганнары гына беләдер. Иң мөһиме, безгә аларны ташламаска, көнкүрешләрен аз булса да җиңеләйтергә кирәк. Госпитальдә булганнарын да, бүгенге көндә аннан
кайтканнарының да хәлләрен белеп торабыз. Әле кичә генә Өмет Рәдҗәповның, Илнур Хөббетдиновның хәлен белеп килдек. Егетләрнең берсен дә ташламыйбыз.
Үзе ун ай Украинада барган махсус хәрби операциядә булып кайткан Ренат Латыйпов инде өченче тапкыр гуманитар ярдәмне озата бара.
– Иптәшләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәсе, аларны күрәсе килә. Чөнки анда туганлашып бетәсең. Үзем Донецкта ун ай хезмәт иттем. Яшем тулгач, комиссовать иттеләр. Шуңа гуманитар ярдәм илткәндә булса да, иптәшләрне күреп кайтыйм дим. Алар безне көтеп торалар, сөенәләр. Чөнки мондый ярдәмнәр егетләргә нык кирәк. Әлеге ярдәмне оештыручыларга зур рәхмәт. Халык соңгысын булса да, бирә, – диде ул.
Гуманитар ярдәмне илтүчеләргә хәерле юллар телибез. Егетләрне сөендереп, посылкаларны тапшырып, исән-имин әйләнеп кайтсыннар.
Мөхәррияттән
Язманы басмага җибәрергә әзерләп бетергәч кенә, җан өшеткеч, кайгылы хәбәр килеп иреште. Илдә өлешчә мобилизация башланган беренче көннән үк егетләргә ярдәм итәр өчен җаны-тәне белән борчылып, ярдәм кулы сузган, унынчы гуманитар ярдәмне илтә киткән Алмаз Кашаповның гомере Хвалынск тирәсендәге коточкыч юл һәлакәтендә фаҗигале төстә өзелгән. Гаиләсенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, күркәм сабырлык телибез.
Алмаз Кашапов һәркем күңелендә олы йөрәкле, елмаеп кына торучы мәрхәмәтле зат булып истә калыр. Урыны оҗмахта булсын.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев