Хәрби- диңгез флотында хезмәт итүче райондашларыбыз хөрмәтенә һәйкәл ачылачак
Июль аеның соңгы якшәмбесе ел саен диңгезчеләребезнең көтеп алган бәйрәме- Хәрби-диңгез флоты көне буларак билгеләп үтелә.
Быелгы диңгезчеләр көне райондашларыбыз өчен аеруча истәлекле булачак. Районыбызның йөрәге- Җиңү паркына хәрби морякларның ватанпарвәрлеген зурлап һәйкәл куелды. Ватаныбызның тынычлыгын саклап хәрби бурычын үтәгән райондашларыбыз катнашында 30 июльдә әлеге истәлекле монументны ачу тантанасы оештырыла.
Хәрби моряк исемен горур йөрткән, үзенең озак еллар гомерен флотка багышлаган, шунда эшләгән, хәрби-диңгез флотын яраткан, традицияләрен хөрмәт иткән барлык райондашларны, аларның якыннарын, Актанышка кайткан кунакларны һәйкәл ачылу тантанасында көтеп калабыз. Бәйрәм тантанасы 10.00 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев