Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Зур проектлар гамәлгә ашырыла

Үткән җомгада район башлыгы Ленар Зарипов районда барган төзелешләр белән танышып чыкты.

Ленар Зарипов район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев белән бергәләп, иң элек район үзәк
хастаханәсендә булдылар.
Биредә төзелүче кабул итү-
диагностика бүлегендәге эш барышын карадылар. Әлеге төзелешне “Газстройсервис” оешмасы башкара. Оешма җитәкчесе Равил Ярмиев район башлыгына төзелеш барышы, аның үзенчәлекләре хакында аңлатты.

Күптән түгел генә яңа янгын сүндерү депосын төзү дә башланды. Аны да “Газстройсервис” оешмасы сафка бастырачак. Бүгенге көндә нигезен салу эшләре бара. Равил Ярмиев Ленар Рафак улына аның буенча да тулы мәгълүмат җиткерде.

– Нигезен төзү эшен 10 апрельләргә тәмамларбыз дип торабыз. Депо төп бинаны, янында 80шәр кублы ике  резервуарны, тренировкалар ясау өчен җылылык өй камерасын эченә ала. Җылылык казаны да үзләренә аерым урнаштырыла. Шулай ук хезмәткәрләргә күнегүләр ясау өчен 100 метрлы полоса, 13 метр биеклектәге күзәтү каланчасы да булачак. Әлеге депоны да, хастаханәдәге кабул итү-диагностика бүлеген дә 1 сентябрьгә тапшыру өчен гарантияле хатларыбыз бар. Эшчеләребез җитә, – диде.

Яңа Әлем мәктәбендә ремонт эшләре гөрли. Мәктәпнең икенче каты  тулысынча төзекләндереләчәк. Әлеге бинада ремонт эшләрен Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге ПМК оешмасы эшчеләре башкара.

– 2012 елда мәктәпкә ремонт кергән булган. Арткы яктагы тәрәзәләр алышынган. Түбәсе ремонтланган. Алгы фасад төрелгән. Быел инде “Мәктәпләргә капиталь ремонт” федераль программасы нигезендә 14 февральдә ремонт эшләре башланды. 31 июньгә аны тәмамларга тиеш булалар.

Әлеге ремонт кысаларында мәктәпнең икенче катындагы стеналарның иске штукатуркасы алынып, кабаттан штукатурлана. Тәрәзәләр алышына. Сыйныф бүлмәләренең идәннәренә линолиум җәелә, коридорда плитә булачак. Түшәм дә эшләнәчәк.

Ремонтка бүлеп бирелгән акчаның 14 миллионы җиһазларга каралган. Һәр сыйныфта парталар, урындыклар, такталар яңартылачак. Технология кабинетына да җиһазлар кайтачак, – ди мәктәп директоры Рәмзил Әхмәтов. Әлеге мәктәптә 99 укучы белем һәм тәрбия ала. Ремонт вакытында аларны мәктәпнең беренче катында гына укыталар. Ремонт укуга
комачауламый, диделәр. Якты, матур мәктәптә уку өчен вакытлыча булган кыенлыкларга ничек тә түзәр алар.

Ленар Рафак улы  2025 елда районда шактый гына төзелеш эшләре планлаштырылуын әйтте.

– Төп юнәлеш булып, юллар тора. Мисал өчен муниципаль юл фондыннан юлларны, урамнарны яңартуга 120 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шулай ук Актаныш-Мөслим, Актаныш-Пучы юллары тулысы белән төзекләндереләчәк. Түке-Татар Ямалы юлы төзелеше мөһим проектларның берсе. Биредә юл төзелешенә 457 миллион сум каралган. Татар Суыксу авылыннан Уръядыга кадәр барлык куркынычсызлык
таләпләренә җавап бирә торган юл салырга җыенабыз.

Район үзәк хастаханәсендә кабул итү-диагностика үзәген төзү 300 миллион сумлык зур проектның берсе. Моның өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт әйтәбез. Шулай ук яңа янгын сүндерү депосын төзү эшләре башланды. Ул да 300 миллион сумга якын зур төзелешләрнең берсе.

Быел авыл җирлекләрендә
7 ФАП капиталь ремонтланачак, Зөбәер авылында яңа ФАП төзелә. Мәгариф өлкәсе шулай ук өстенлекле юнәлешләрнең берсе: Яңа Әлем авылындагы мәктәпне ремонтлауга 30 миллион сум акча бүлеп бирелде.

Күпфатирлы йортлар төзелеше  берара тукталып торган иде. Быел әлеге юнәлештә эшне дәвам итәргә уйлыйбыз. 57 кварталдагы парк төзелешенә дә 10 миллион сум акча каралган.

Бу – районда башкарылырга тиешле төзү эшләренең берничәсе генә. Тормыш һәрчак хәрәкәттә, һәм безнең максатларыбыз артыграк. Төзелешләр, яңа проектлар аша, район халкына яхшырак яшәү шартлары тудыруга омтылабыз.

Район эчендә төзелеш барган вакытта килеп чыккан уңайсызлыклар вакытлыча күренеш. Быел канализация челтәрләрен яңартуга да 140 миллион сум акча каралды. Аның барышында урамнар чокылачак. Шуңа халыктан түземлек сорыйбыз, –  диде ул.

Район башлыгы һәр объектта да төзелеш эшләрен үз югарылыгында башкарырга кирәк, диде. Бәхетсезлек очраклары чыкмаслык итеп, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп эшләргә кирәклеген ассызыклады.

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев