Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ДАИ хәбәр итә

3 июль көнне юлдагы иминлек сагында торучылар – РФсе Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

ДАИ хезмәткәрләре нинди һава торышы, бәйрәм, ял булуга карамастан үзләренә йөкләнгән вазифаны башкаруда.


 Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында алар хезмәттә. Төрле операцияләр вакытында хезмәтләре тагын да күбрәк җаваплылык таләп итә. Нәкъ менә аларның уяулыгы аркасында күпме җинаятьләр, юл һәлакәтләре булмый кала. Үзләренең гомерләрен куркыныч астына куеп, алар һөнәри бурычларын үтиләр. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен белеп үссеннәр, һаләкәтләргә юлыкмасыннар дип алар даими профилактика эшләре уздырып тора. Бу көнне зурлар төркеме “МИН –ДАИ ХЕЗМӘТКӘРЕ” темасына эшлекле  уен үткәреп, бу һөнәр иясенең башкарган хезмәте турында мәгълүмат тупладылар, уеннар аша юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, “Акыллы җәяүле” булып та, “юл кагыйдәләрен бозучы” булып та уйнадылар, аларга кисәтү ясадылар. Районыбыздагы ГАИ хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән ихлас котлап, авыр хезмәтләрендә җиңеллекләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев