Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ДАИ хәбәр итә

Төнге маҗара: Актанышта кичке ял юл һәлакәте белән тәмамлана

Җәйге ял, каникулларда яшьләребезнең дәрт-дәрманы аеруча ташып тора. Кичләрен кая барып сугылырга, энергияләрен кая куярга белмәгәнгә, өлкәннәр көн саен кабатлаган «ярамый» дигән тыюлар да онытыла. Актанышта яшәүче яшүсмер егет өчен 30 июльдә кичке ял юл һәлакәте белән тәмамлана.

Кичә, 30 июль көнне 21 сәгать 50 минутта Габдулла Тукай һәм Көньяк урамнары киселешендә «Лада 213100» автомобиле һәм «NT250» модельле питбайк бәрелешә. Нәтиҗәдә 2006 нчы елгы питбайк йөртүче каты яралана, аны тиз арада Яр Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП) озаталар. 

Район ДАИ хезмәткәрләре юл һәлакәте килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый: төп гаеп- «Лада» автомобиленең сулга борылганда питбайкка юл бирмәве. Питбайк хуҗасы да юл куркынычсызылыгы кагыйдәләрен санга сукмаган. Бердән, питбайк дәүләт теркәве узмаган, икенчедән, егетнең йөртү таныклыгы юк.

Питбайк, квадроцикллар белән бәйле юл фаҗигаләре турында көн саен хәбәрләр килеп тора. Шуңа да карамастан, бу куркыныч техникада җилдерүче ваемсыз яшүсмерләр кимеми. Җәйге каникулларда кичләрен кая барып сугылырга, энергияләрен кая куярга белмәгәнгә, өлкәннәр көн саен кабатлаган "ярамый" дигән тыюлар да онытыла. Актанышта яшәүче яшүсмер егет өчен 30 июльдә кичке ял юл һәлакәте белән тәмамлану-шуның ачык мисалы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

4

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Жыласанда юк,жырласанда юк,анламаган балага ничек анлатсанда юк инде,юк,юк.Алар гына яшь идиал ,дип уйлыйлар шул,сонгы нэтижэ ничек булсын анларга да телэмилэр шул.