Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Алма- Бирмә!

Актанышлылар күпфункцияле үзәк белгечләре эшчәнлегеннән канәгать

Коррупциягә каршы көрәш коралы буларак күпфункцияле үзәк базасында дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр системасы елдан-ел камилләшә. Бу хакта без Актаныш районындагы Татарстан Республикасының КФҮ филиалы җитәкчесе Рәйлә Фәрхетдинова белән әңгәмә кордык.

Күпфункцияле үзәкләр (КФҮ) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә мөһим роль уйный. Рәйлә Ренатовна, үзегез җитәкләгән Актаныш районындагы Татарстан Республикасының КФҮ филиалы эшчәнлеге нидән гыйбарәт?

Актаныш районы күпфункцияле үзәгендә 6 белгеч эшли. Халыкка 281 төр хезмәт күрсәтелә. Күпфункцияле үзәктә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү бер тәрәзә принцибы буенча башкарыла. Гражданнарны кабул итү талон буенча алып барыла. Шулай ук алдан язылып килү мөмкинлеге дә тудырылган. 

Әйе, КФҮдәге хезмәт күрсәтү халык өчен бик уңайлы. 2023 елда Актаныш районында нинди хезмәтләргә ихтыяҗ аеруча зур булды?

Актаныш филиалында 2023 елда 32 621 хезмәт, 2024 елның ике аенда - 3518 хезмәт күрсәттек. Саннардан күренгәнчә, иң еш мөрәҗәгатьләр «Росреестр» һәм Салым инспекцияләренә булган. Шулай ук популяр хезмәтләр бишлегенә Россия Эчке эшләр министрлыгы, Социаль фонд һәм ЕСИА хезмәтләре керә.

КФҮ мөрәҗәгать итүче һәм хакимият органы арасында квалификацияле арадашчы булып тора. Бу гражданнар белән чиновниклар үзара бәйләнешен булдырмаска, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү барышында коррупция куркынычын киметергә мөмкинлек бирә. 

Бу чыннан да мөһим. Сезнең үзәктә гражданнарны кабул итү процессы ничек оештырылган?

Кабул итү электрон чират белән, талон буенча алып барыла. Һәр мөрәҗәгать итүче исеме һәм фамилиясе күрсәтелгән талон ала. Бу документлар кабул иткәндә аңлашылмаучанлыкларны булдырмау өчен мөһим. Белгечләр кабул иткәндә гариза бирүченең исем-фамилиясе талондагыга туры килү шарт булып тора. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр, Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар турындагы законнарында каралган очракларыннан тыш, гариза бирүчеләргә бушлай күрсәтелә.

Күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итүнең уңай якларын да әйтеп үтегез әле.

КФҮгә мөрәҗәгать итүнең уңай яклары- электрон чират, уңайлы эш графигы, алдан язылып кую.

Документлар тапшыру Татарстан Республикасының Дәүләт муниципаль хезмәтләр порталында һәм Татарстан Республикасының Күпфункцияле үзәкләренең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында башкарыла.

Офисларның эш графигы һәм барлык актуаль мәгълүматлар КФҮнең рәсми сайтында күрсәтелгән. 

Хезмәт күрсәтү сыйфаты сездә ничек бәяләнә, гражданнарның фикерләрен ничек беләсез?

Коррупциягә каршы торуның нәтиҗәле механизмнарының берсе- хезмәт күрсәтүне бүлгәләү. Безнең белгечләр документлар кабул итү вакытында гражданнарга хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты буенча аларның фикерләрен белергә теләүләре турында әйтеп үтә, бәяләү эшчәнлеген тасвирлый. Бәяләүдә катнашу гражданнар өчен бушлай дип хәбәр итә. 

Бәяләү тәртибе һәм ысуллары турында мәгълүмати материаллар кабул итү тәрәзәләрендә һәм бинаның стендларында урнаштырылган. 

Хезмәт күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән һәр граждан КФҮ хезмәткәрләренең эш хезмәтләре күрсәтү сыйфатын бинада урнаштырылган инфомат аша, рәсми сайттагы форма яки смс-хәбәр белән бәяли ала. 

Узган 2023 елда һәм 2024 елның ике аенда гражданнарның Актаныш филиалында хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү дәрәҗәсе 100 процентны тәшкил итте. 

Бу искиткеч нәтиҗә! Оешмагызда ришвәтчелек белән тагын ничек көрәшәсез?

Коррупциягә каршы тору буенча кайнар линия номеры безнең сайтта «Коррупциягә каршы эшчәнлек» бүлегендә һәм бинадагы стендларда күренеп тора. Стендларда шулай ук коррупциягә каршы тематиканы чагылдырган «Стоп, Коррупция!» листовкалары эленгән. 

КФҮ хезмәткәрләре коррупциягә каршы көрәш буенча кануннарны ничек өйрәнәләр?

Барлык хезмәткәрләр дә коррупцияне кисәтү һәм аңа каршы тору мәсьәләләре турындагы норматив документлар белән таныш. Алар шулай ук стендларга урнаштырылган. Эшләү дәверендә коррупция очраклары турында КФҮгә шикаятьләр кермәде. 

Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт, Рәйлә Ренатовна! Сезнең КФҮ коллективына киләчәктә дә халыкка хезмәт күрсәтүдә уңышлар телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев