Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Актанышның икенче мәктәп командасы «Тату сыйныф серләре»нең Казандагы ярымфинал бәйгесенә барачак

Бүген районыбызда зур чара- »«Тату сыйныф серләре-2024» конкурсының зона бәйгесе узуы турында хәбәр иткән идек. Актаныш данын яклап чыгыш ясаган икенче санлы мәктәпнең 6 б сыйныфы укучылары һәм ата-аналары зона бәйгесендә җиңү яулады. Райондашларыбыз Казанда булачак ярымфинал ярышына чакыру алды.

Актаныш командасы белән бергә Әлфия авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Мөслим, Сарман, Тукай, Минзәлә районнарыннан килгән ата-аналар комитетлары да чыгыш ясады. Мәртәбәле жюри командаларның бәйгегә ныклы әзерлек белән килүен ассызыклады. Ата-аналарга, укучыларга, мәктәп коллективларына рәхмәт белдергәннән соң сенсацияле хәбәр җиткерде. Республиканың унынчы этабында катнашучы командаларның барысы да ярымфинал ярышларына чакыру алды! Урыннарга килгәндә исә, мактаулы беренче урынны Актаныш һәм мөслим командалары бүлеште. Икенче урында Сарман һәм Минзәлә, өченче урында Тукай районы командасы. 

Катнашучыларның барысын да уңышлары белән котлыйбыз. Ә үзебезнең Актаныш командасына ярымфинал уеннарында да сынатмаска, беренчелек белән районыбызга кайтырга дигән теләкләребезне җиткерәбез!  Афәрин, сез-булдырасыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев