“Йолдызлык” җиңүчеләре
22 февраль көнне район мәдәният йортында мәктәп укучылары арасында узган “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең муниципаль этабы җиңүчеләре сәхнә тотты.
Яшь талантлар өчен көтеп алган чарада быел 1788 укучы катнашкан. Зоналарда – 489, сайлап алу турында 312 чыгыш жюри тарафыннан бәяләнеп, җиңүчеләр һәм дипломантлар билгеләнде.
“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең район этабы җиңүчеләре:
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре:
I урын – Чуракай һәм Иске Байсар; II урын – Иске Кормаш һәм Яңа Әлем; III урын – Меңнәр, Такталачык, Теләкәй, Татар Ямалы. Гран-при – Мари Суыксу мәктәбе.
Урта мәктәпләр (авыллар):
I урын – Пучы; II урын – Киров һәм Иске Сәфәр; III урын – Татар Суыксу.
Гран-при – Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбе.
Урта мәктәпләр (район үзәге):
I урын – Актанышның
2 нче мәктәбе, технология техникумы; II урын – Актанышның 1 нче мәктәбе.
Гран-при – сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат.
“Йолдызлык” фестивале ел саен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза һәм Татарстанның барлык район-шәһәрләрен колачлый. Ул – районыбыз балаларын сәнгать дөньясына тарту, аларның сәләтен ачу, башкару осталыгын камилләштерү, үзара аралашу, тәҗрибә
уртаклашу мәктәбе. “Йолдызлык” балаларны, яшьләрне тарихыбыз белән дә таныштыра. Күп тырышлык, әзерлек һәм вакыт сорый торган чараларның берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев