Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнендә «Каенкай» бакчасы 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесен кунакка дәште

1 мартта Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан «Каенкай» балалар бакчасында 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Минсалих улы Мортазин катнашында, «Тормыш иминлеге нигезләре» дигән Бөтенроссия ачык дәрес булып узды.

Ачык дәрес вакытында Илдар Минсалих улы куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләр турында сөйләде, алар килеп чыкканда үзеңне ничек дөрес тотарга, үз сәламәтлегеңә һәм тормышыңа ничек сакчыл карарга һәм мөмкин булган кадәр аларны булдырмаска кирәклеге турында аңлатты.

Ачык дәрес балаларның шигырьләре, мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барды.

Гражданнар оборонасы хезмәтенә турыдан-туры катнашы булганнарны бу бәйрәм белән котлыйбыз! Авыр, мактаулы эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек телибез!

"Каенкай" балалар бакчасы коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев