Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

«Тату сыйныф серләре-2024» конкурсының республикакүләм җиңүчеләрен Кара диңгез буена ял юлламасы көтә

Бүген Актанышта республикакүләм «Тату сыйныф серләре-2024» конкурсының зоналардагы этаплары йомгакланды. Унынчы бәйге безнең Актаныш районында узды. Актаныш, Мөслим, Сарман, Тукай, Минзәлә районнарыннан килгән ата-аналар комитетлары командалары өч этапта үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып бәйгедә талантларын күрсәтте.

"Тату сыйныф серләре" бәйгесе республикада җиденче тапкыр оештырыла. Елдан-ел әлеге чара мәктәп коллективлары арасында күбрәк таныла, катнашучылар саны да артуга таба. Мәсәлән, мәктәп этапларын да кертеп быелгы бәйгедә 2500дән артык команда катнаша. Зона этапларында 60лап берлек чыгыш ясаган. Ярымфиналга 27 команда узган.

"Тату сыйныф серләре-2024" бәйгесенең беренче өлешендә командалар ата-аналар комитетларының мәктәп белән тәрбия эшчәнлегендә бердәмлеген, традицион гаилә кыйммәтләрен, ата-аналарның педагогик культурасын күрсәтә торган күргәзмә тәкъдим итте. Күргәзмәләрнең һәрберсенең үз "йөземе" бар иде, әллә каян патриотизм, рухи бөтенлек бөркелеп торды.

Берсеннән- берсе эчтәлекле күргәзмәләр белән танышканнан соң конкурсның жюри рәисе, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге мөдире Айгөл Кашапова  команларның зур әзерлек белән килүен әйтте. 

- Бүген "Тату сыйныф серләре-2024" бәйгесе этапларын карап узган жюри әгъзасы буларак шуны әйтә алам, Актанышка иң көчле командалар килгән. Иҗади, талантлы ата-аналар, балаларга зур рәхмәт!- диде Айгөл Кашапова.

Жюри иң беренче чиратта, командаларны бәяләгәндә, аларның бердәмлегенә, бер-берсенә ярдәмчеллегенә, үзара җылы мөнәсәбәтләренә, патриотизм хисләренең чагылышына һәм бергәләп иҗат иткән проектларына зур игътибар бирә. 

Районыбызга килгән кунакларны Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов сәламләде. Актанышыбызның мәгариф өлкәсендәге уңышлары белән таныштырганнан соң ярышта катнашучыларга матур чыгыш ясауларын теләде.

"Тату сыйныф серләре-2024" бәйгесенең зона этаплары җиңүчеләре финал ярышларында чыгыш ясаячак, аның берсе узган елгы җиңүче команданы тәрбияләгән лаеш районында, икенчесе Чаллы шәһәрендә узачак. Җиңүче команданы сыйныфлары белән ял итү өчен Кара диңгез буена ял юлламасы көтә. Айгөл Кашапова быелгы ярымфиналда катнашучыларның барысына да диңгез буенда ял итү мөмкинлеге биреләчәген әйтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев