5 октябрь 2023 яңалыклары
-
Чалманарат мәктәбендә СВОдан кайткан батырлар белән очраштылар
Махсус хәрби операциядәге якташларыбыз туган ягыбызга вакытлыча ялга кайткач көннәрен заяга уздырмый. Батырларыбыз кая гына барсалар да көтеп алынган кунак.
-
«Батыр»да — республика Беренчелеге ярышлары уза
Баскетбол — тирән тарихлы, заманча уен, ди спортчыларыбыз.
-
Алар- Актаныш мәгарифенең алтын баганалары
Бүгенге Укытучылар көне районыбызның мәгариф ветераннары өчен дә истәлекле көн.
-
Район мәгариф идарәсе башлыгы һөнәри бәйгеләрдә җиңүче укытучыларны котлады
Ел дәвамында үткәрелә торган «Ел укытучысы», «Ел тәрбиячесе», «Ел сыйныф җитәкчесе», «Педагогик дебют» һәм башка бик күп һөнәри бәйгеләр мөгаллимнәрнең иҗади потенциалын ачу, аларның һөнәри осталыгын камилләштерү һәм тәҗрибә уртаклашуны төп максат итеп куя.
-
Районыбызның мәгариф хезмәткәрләренә Россия, Татарстан һәм муниципаль дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды
Бүгенге Укытучылар бәйрәме Россиядә игълан ителгән «Укытучы һәм остаз» елының тагын бер күренекле чарасы буларак тарихка языла. Тантанада районыбызның бик күп педагоглары лаеклы хезмәтләре өчен хөрмәтләнде. Аларның уңышлары өчен чын күңелдән сөенәбез, алдагы көннәрдә дә яраткан һөнәрләренә тугры калып озын-озак сафта булуларын телибез.
-
Ленар Зарипов Укытучылар көнендә: Фидакарь хезмәтегезгә зур рәхмәт!
Бүген районыбызда зур бәйрәм- Укытучылар көне. Алдынгы мөгаллимнәребез, хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән педагогларны район башлыгы Ленар Зарипов котлап дәрәҗәле бүләкләр тапшырды.
-
Район мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган тантаналы бәйрәм башланып китте (видео)
Бүген- Укытучылар көне. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараена мөгаллимнәребез, тәрбияче-укытучылар, ветеран педагоглар хөрмәтенә әлеге мизгелләрдә бәйрәм тантанасы уза.
-
2024 елда изге Рамазан ае 11 мартта башланачак
Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы 2024 елга мөселман бәйрәмнәре календарен раслады.
-
Өлкәннәр ункөнлегендә: Әбиләребез яшь чакларын искә төшерде
Өлкәннәр ул безнең Дәү әниләр, дәү әтиләр, ерак бабай, әбиләр.
-
Районыбыз башлыгы Ленар ЗАРИПОВ мөгаллимнәрне һәм ветеран педагогларны Укытучылар көне белән котлады
Хөрмәтле мөгаллимнәр, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, кадерле ветераннарыбыз!