Өлкәннәр ункөнлегендә: Әбиләребез яшь чакларын искә төшерде
Өлкәннәр ул безнең Дәү әниләр, дәү әтиләр, ерак бабай, әбиләр.
Октябрь ае башлануга өлкәннәргә игътибар арта. Өлкәннәр ул безнең Дәү әниләр, дәү әтиләр, ерак бабай, әбиләр. Без аларны бәйрәмдә генә түгел, гел кайгыртып торырга тиеш. Классыбызда шул уңайдан дәү әниләрне, әбекәйләрне чакырып бәйрәм оештырдык. Аларга багышлап шигырьләр өйрәндек, бик матур бүләкләр ясадык. Классыбызны, алар өчен дип, алдан бизәп куйдык. Иң матур җырларыбызны башкардык, дәртле биюләребез белән күңелләрен күтәрдек. Әбиләребез яшь чакларын искә төшереп «Йөзек салыш», «Оныгыңны таны» уеннарын уйнадык. Алар безгә изге теләкләрен ирештерделәр. Күчтәнәчләрдән тулы өстәл артында бергәләп чәй эчтек. Кичәдә әниләр дә катнашты. күңелле аралашып, һәркем шат булып таралыштык.
Богады мәктәбенең 4 класс укучысы Сөмбел Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев