Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БезнеңГеройлар

Чалманарат мәктәбендә СВОдан кайткан батырлар белән очраштылар

Махсус хәрби операциядәге якташларыбыз туган ягыбызга вакытлыча ялга кайткач көннәрен заяга уздырмый. Батырларыбыз кая гына барсалар да көтеп алынган кунак.

Бүген Чалманарат мәктәбендә шушы белем учагында укыган Руслан Гайсин белән бик тә җылы эчтәлектәге очрашу узды. Руслан укучылар янына үзенең сугышчан дусты Азамат Галиев белән килгән иде.

 Батырлар даны- мәңгелек. Дәү әтиләре, бабалары кебек үк илебезнең матур киләчәге өчен көрәшкә күтәрелергә туры килгән бу егетләр- заманыбыз геройлары. Чалманарат мәктәбендә узган очрашуда СВОдан вакытлыча ялга кайткан Руслан Гайсин белән Азамат Галиев укучыларга үзләренең сугышчан юллары турында сөйләделәр, сорауларына җавап бирделәр. 

Руслан Рәмзис улы үзе дә шушы мәктәпне тәмамлаган егет. Калмаш авылында 1999 нчы елда туа,   2007-2016 нчы елларда Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә укый. 2016-2019 елларда технология техникумында һөнәр ала. 2020 елда Ватаныбыз алдындагы изге бурычын үтәргә хәрби хезмәткә китә. 

2022 елда махсус хәрби операция игълан ителүнең беренче көннәреннән үк  кулына корал ала. Аллага шөкер, батырыбыз Ватан алдындагы изге бурычын лаеклы үти.

Туган яктан килгән җылы хәбәрләр, якыннарының яратуы, ярдәме аңа көч-куәт өсти. Янәшәдә генә - дусты Азамат Галиевның терәк булуы да авырлыклар алдында бирешергә ирек бирми аңа.

Аеш авылында туып-үскән Азамат белән техникумда укыганда ук серләре килешә. Вакытлыча ялга да икәү бергә кайтканнар. 

Чалманарат мәктәбендәге очрашудан соң батырларыбыз балалар бакчасына да керделәр. Авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов һәм мәктәп директоры Гөлнара Әхмәтова солдатларга сау-сәламәт булып, дошманны җиңеп тизрәк тугаан ягыбызга кайтуларын теләделәр. 

https://heroes-tatarstan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев