Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Район мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган тантаналы бәйрәм башланып китте (видео)

Бүген- Укытучылар көне. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараена мөгаллимнәребез, тәрбияче-укытучылар, ветеран педагоглар хөрмәтенә әлеге мизгелләрдә бәйрәм тантанасы уза.

Укытучы һәм остаз елында мөгаллимнәребезгә, аларның хезмәтләренә игътибар, хөрмәт аеруча зур. Бүгенге тантаналы бәйрәмдә дә укытучыларыбызга карата иң җылы, иң матур, иң изге теләкләр мулдан яңгырый. Районыбыз мәктәпләренең мәгариф тарихындагы казанышлары мәдәният сарае фойесындагы күргәзмәдә дә ачык чагыла. Күргәзмә эше белән район башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова танышты.

Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып киткән районкүләм укытучылар көнендә беренчеләрдән булып котлауларын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җиткерде. Үзе биредә катнашмаса да, видеосәлам аша әйтелгән ихлас теләкләр залдагыларның күңелен рухландырды, киләчәккә якты өметләр уятып яңадан-яңа уңышларга ирешерлек дәрт-дәрман өстәде. 

Укытучы — дөньяны танып — белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән — газиз әниләр белән берүк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Шулай ук балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк та, алай гына түгел, укытучы ул — ил-көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җинү яулашкан каһарман шәхес тә!

Районыбыз мөгаллимнәренә район башлыгы Ленар Зарипов Россия, Татарстан Хөкүмәтенең, Мәгариф һәм фән министрлыгының бүләкләрен, район башлыгының Мактау грамотасын, рәхмәт хатын тапшырачак. Башка төрле хөрмәтләүләр дә булачак. Педагогларыбыз өчен тагын бер бәйрәм бүләге- халкыбызның яшь һәм талантлы җырчысы Чулпан Йосыпова нәкъ тә укытучыларыбыз өчен концерт программасы тәкъдим итәчәк.

Бәйрәм мизгелләре турында тулырак язмабыз тиздән сайтыбызда дөнья күрәчәк. Иң шәп фоторепортажны да сез "Актаныш-информ"да карый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев