Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Районыбызның мәгариф хезмәткәрләренә Россия, Татарстан һәм муниципаль дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды

Бүгенге Укытучылар бәйрәме Россиядә игълан ителгән «Укытучы һәм остаз» елының тагын бер күренекле чарасы буларак тарихка языла. Тантанада районыбызның бик күп педагоглары лаеклы хезмәтләре өчен хөрмәтләнде. Аларның уңышлары өчен чын күңелдән сөенәбез, алдагы көннәрдә дә яраткан һөнәрләренә тугры калып озын-озак сафта булуларын телибез.

 Актаныш технология техникумының укыту һәм производствога өйрәнү эшләре буенча директор урынбасары Садртдинов Радик Рәсүл улы Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе белән, Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының мактау грамотасы белән Актаныш технология техникумының һөнәргә өйрәтү мастеры Вәлиева Лилия Ринат кызы бүләкләнде. 


Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән гомуми үсеш бирүче 7 нче санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Ваҗиева Хәния Минҗан кызы, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының инглиз теле укытучысы Гыймранова Сания Мөдәрис кызы бүләкләнде.

Яшь педагогларга һөнәри яктан ярдәм итүдәге шәхси казанышлары өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» мактау билгесе белән катнаш төрдәге 7нче санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Галимова Римма Николаевна, Аккүз балалар бакчасы тәрбиячесе Галлямова Флүрә Габделхәй кызы, Әҗәкүл балалар бакчасы тәрбиячесе Имамова Гөлназ Ринат кызы. Яңа Кормаш балалар бакчасы тәрбиячесе Нуртдинова Ләйсән Борис кызы, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының укыту-методик эшләре буенча директор урынбасары Амерзьянова Юлия Валентиновна, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Тәнзилә Мөхәммәтгатуф кызы, әләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нурыева Ирина Альбин кызы, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәвәлиев Ленар Зөфәк улы, Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мирзаһитова Рания Тәмимдар кызы бүләкләнде.

Күренекле казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» 
мактау билгесе белән Хәбибуллин Марат Ясәви улы, Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең химия, биология һәм физик культура укытучысы; Нәбиева Зинаида Ренат кызы — аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы; Якупова Фидания Яһүдә кызы — Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы; рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, борынгы милли традицияләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасын дәвам итү буенча шәхси хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының
«Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесе Арсланова Айгөл Ирек кызы — Мари Суксу балалар бакчасы тәрбиячесе; Сарварова Чулпан Мирзашәрип кызы — Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең директор киңәшчесе; Хәйриева Луиза Гыйлемҗан кызы — Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән

Вәлиева Алсу Риф кызы — Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология һәм химия укытучысы;

Солтанова Фирүзә Марсель кызы — балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы;

Хасаншина Дилә Батырхан кызы — Татар Ямалы балалар бакчасы тәрбиячесе;

Гәлиева Лүтсия Глүс кызы — Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;


Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты белән 

Шакиров Илһам Әбелсалих улы — Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернаты тәрбиячесе;

Шакирова Роза Ришат кызы — Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернатының география укытучысы;


милли мәгарифне үстерүгә керткән зур өлеше һәм укучыларны татар теле фәненнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә сыйфатлы әзерләве өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты белән 

Рәшитова Илүсә Сәлимҗан кызы — Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы — Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;


2023 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрүнең югары дәрәҗәсе өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты белән
Имамразыева Гөлназахан Дәүрән кызы — мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләре буенча урынбасары бүләкләнде.


Район мәгариф системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Муниципаль Район Башлыгының Мактау грамотасы белән 

1. Нуриманова Илүзә Флүс кызы — Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбиячесе;
2. Гыймадиева Миләүшә Илдус кызы — Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;
3. Шәвәлиева Чулпан Рифгать кызы — Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

Муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты белән 

1. Нәгыймова Зилә Өлфәт кызы — Актаныш технология техникумының рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

2. Әгъләмова Миләүшә Васил кызы — гомуми үсеш бирүче 4нче санлы балалар бакчасы мөдире;

3. Зарипова Гөлназ Әмирхан кызы — Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
4. Сәетова Алинә Хәбибҗан кызы — Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев