Район мәгариф идарәсе башлыгы һөнәри бәйгеләрдә җиңүче укытучыларны котлады
Ел дәвамында үткәрелә торган «Ел укытучысы», «Ел тәрбиячесе», «Ел сыйныф җитәкчесе», «Педагогик дебют» һәм башка бик күп һөнәри бәйгеләр мөгаллимнәрнең иҗади потенциалын ачу, аларның һөнәри осталыгын камилләштерү һәм тәҗрибә уртаклашуны төп максат итеп куя.
Бәйгеләр укытучы һәм тәрбиячеләребезне күп эзләнергә, уйланырга, мәгарифтәге яңалыклар белән танышырга, хезмәттәшлеккә, коллективта эшләргә өйрәтә. Гомумән алганда, педагогларыбыз һәрьяклап үсә, үз өстендә эшли. Әлеге конкурсларда мактаулы урыннар яулаган мөгаллимнәрне район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова тәбрик итеп, үзенең рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев