Ленар Зарипов Укытучылар көнендә: Фидакарь хезмәтегезгә зур рәхмәт!
Бүген районыбызда зур бәйрәм- Укытучылар көне. Алдынгы мөгаллимнәребез, хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән педагогларны район башлыгы Ленар Зарипов котлап дәрәҗәле бүләкләр тапшырды.
-Укытучы эш бик катлаулы, җаваплы. Мәктәптә дәрес бирдең дә кайтып киттең түгел, өйдә алдагы дәрескә ныклап әзерләнергә, укучыларның дәфтәрләрен тикшерергә кирәк. Дөнья искиткеч зур тизлектә үзгәрә, тормышыбызга яңадан-яңа технологияләр үтеп керә. Укытучы әнә шул яңалыклардан да алдарак бара, үз өстендә даими эшләп камилләшә торган һөнәр. Бүген үзеңнең укытучыларыңны хөрмәт белән искә ала торган көн дә. Балаларыбызга белем генә биреп калмыйсыз, төрле яктан үсешкә ия шәхес итеп тәрбиялисез. Бүген бик тә мөһим булган патриотик тәрбия, туган җиребезгә мәхәббәт, тарихыбызны, милләтебез, телебезне саклау буенча зур эш башкарасыз. Фидакарь хезмәтегезгә зур рәхмәт!- дип Ленар Рафак улы иң ихлас теләкләре белән залдагыларны бәйрәм белән тәбрикләде . Шулай ук үзенең укытучыларын да иң җылы хатирәләр белән искә алды район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев