6 май 2026 яңалыклары
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил Вәлиев турында: Йөзьяшәр бабай «Табәрәк», «Ясин» сүрәләрен хәзер дә яттан укый
Актаныш районының аксакалы Тәфкил Вәли улы Вәлиев 1925 елның 10 сентябрендә ун балалы Вәли һәм Хөсниямал гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Бөек Җиңүнең 81 еллыгын иң изге теләкләр белән каршылый йөзьяшәребез.
-
Казан марафоны — 2026: Актаныш спортчылары дөньякүләм бәйрәм үзәгендә!
2026 елның 1-3 май көннәрендә Казан шәһәрендә чираттагы XII Казан марафоны гөрләп узды. Быелгы спорт бәйрәме катнашучылар саны буенча рекорд куйды — старт сызыгына 44,5 мең кеше басты. Марафонда Россиянең 85 төбәгеннән һәм дөньяның 37 илеңнән килгән йөгерүчеләр үз көчләрен сынады.
-
Район башлыгы Ленар Зарипов Бөек Ватан сугышы ветераны, Актаныш районының Почетлы гражданы, 100 яшьлек Вазыйх абый Шакировны Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде
Район башлыгы Ленар Зарипов Бөек Ватан сугышы ветераны, Актаныш районының Почетлы гражданы, 100 яшьлек Вазыйх абый Шакировны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде.
-
Җитәкчеләребез 101 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил Вәлиевне якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар
Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов районыбызның Почетлы гражданины, Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил Вәлиевне якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар.
-
«Җиңү тәрәзәләре» – хәтер һәм хөрмәт чагылышы
Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакчасы укучылары һәм нәни тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия патриотик «Җиңү тәрәзәләре» акциясенә кушылып, тәрәзәләрне иҗади бизәделәр һәм Бөек Ватан сугышы геройларына ихтирам белдерделәр.
-
Актаныш халкы да Казан яки Мәскәү халкы кебек үк яхшы шартларда яшәргә лаек
Бүген Актаныш районына эш сәфәре белән килгәч, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина хәрби комиссариат бинасында алып барылучы капиталь төзекләндерү эшләре белән дә танышты.
-
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина яшь табибларны Актанышта төпләнеп калырга өндәде
Бүген Актаныш районына эш сәфәре белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде. Әлфия Гомәр кызы район башлыгы Ленар Зарипов белән берлектә район үзәгендә алып барылучы төзелеш эшләре белән танышты.
-
Бүген Актаныш районы башкарма комитетының архив бүлегендә «Батырлык дәресе» узды
«Батырлык дәресе»нә укучылар белән очрашуга батыр якташларыбыз - Әфган сугышы ветераны Әхмәтов Илшат Рәшит улы, махсус хәрби операциядә катнашкан Рәхмәтуллин Риваз Раил улы, шулай ук махсус хәрби операция батыры, «Батырлык өчен» ордены иясе Шәйхелмәрдәнов Әлфис Әзһәм улы килде.
-
Сезнең фикер — Актаныш районы өчен мөһим!
Киләсе 2027 елда районыбызда кайсы җәмәгать киңлеген төзекләндерү мөһимрәк икәнен бергәләп сайлыйбыз. Быелгы тавыш бирүдә барлыгы өч объект катнаша. Аларның берсе — Актаныш авылының 57 нче кварталында урнашкан ял паркы.
-
«Умырзая» балалар бакчасында Җиңү көне: якты хәтер һәм яшь талантлар
Күктә якты кояш, безне сәламләгәндәй, балкып тора, ә һәрберебезнең йөрәгендә Бөек батырлыкның яктысын чагылдырып, Җиңү Йолдызы яна иде. Безнең балалар бакчасында Бөек Җиңү көненә багышланган чара узды.