8 июль 2025 яңалыклары
-
Иске Сәфәр авылыннан Салиховлар гаиләсе «Гасырлар кайтавазы – тарихта без эзлибез» республика шәҗәрә фестивалендә 3 урынны алды
«Гасырлар кайтавазы – тарихта без эзлибез» республика шәҗәрә фестивалендә Татарстанның 299 гаиләсе катнашты. Актаныш районы Исе Сәфәр авылында яшәүче Салиховлар үз гаиләләренең тарихи байлыгын һәм уникальлеген әлеге конкуста югары дәрәҗәдә тәкъдим итә алды. Тырышлыклары бушка булмады, райондашларыбыз мәртәбәле бәйгедә 3 урынны алдылар!
-
Иске Байсар авыл җирлегендә озак еллар бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр
Бүген, 8 июль- Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Актаныш районының үрнәк гаилә парларын хөрмәтлиләр. Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров һәм авыл мәдәният йорты директоры Фәнзилә Харисова никахлары тугрылык үрнәге булган өч парны котладылар.
-
Матурлык дөньяны коткара!
Җәй- көтеп алган каникуллар, отпускалар вакыты. Күпләр бу чорда каядыр барырга, ял вакытында дөнья күрергә тырыша. Мәскәүгә юлыгыз төшсә, һичшиксез ГУМга сугылмый калмагыз. Башкаланың иң олы, мәгърур сәүдә үзәге бүген менә шундый матурлык кочагында.
-
Иске Сәфәр авылыннан Газизҗановлар һәм Салиховлар гаиләләре «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә фестивалендә катнаша
Бүген Казанда үз гаиләләренең тарихын өйрәнү белән мавыккан төрле буын вәкилләрен берләштергән «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә фестивале уза. Катнашучылар арасында райондашларыбыз да бар, Актаныш районының Иске Сәфәр авылыннан Газизҗановлар һәм Салиховлар гаиләләре конкурсның зона этабында җиңү яулаган иде.
-
Казанда күп катлы йортка яшен шары кергән
7-8 июль төнендә Татарстан башкаласында көчле яңгыр яшенләп яуган
-
Җәйге муллык: Актаныш уңганнары үзләре җитештергән нигъмәтләрне тәкъдим итә
Быелгы җәй мул уңышы белән сөендерә. Бакчалардагы чия, карлыган, ирга, крыжовниклар җимешләрдән сыгылып тора. Уңган бакчачылар иртә белән үк бакча нигъмәтләрен җыеп базарга ашыга. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе сөендерә- сатып алучылар авылдан сату белән килгәннәрен көтеп кенә тора, үзе сыйфатлы, үзе «свежий» ризыклар көн дә үтә торган товарлар.
-
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады
Кадерле актанышлылар! Сезнең гаиләләрдә һәрвакыт үзара аңлашу һәм хөрмәт хөкем сөрсен. Нинди генә хәлләрдә дә гаилә ныклыгын саклап калырга тырышыгыз, йортларыгызда өмет, ышаныч һәм мәхәббәт яшәсен. Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телим.
-
Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш!
Актанышның 2 нче санлы мәктәп яны лагеренда юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган мавыктыргыч очрашу узды.
-
Уразай авылыннан Яппаровларның бергә гомер итүләренә 50 ел!
Уразай авылында яшәүче Яппаров Равил Яппар улы һәм Яппарова Фәридә Муллахан кызының бергә мәхәббәт оясы корып яшәүләренә быелның 22 маенда 50 ел тулды. Аларны Алтын туйлары белән районкүләм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үзе котлады.
-
30 лет с молоком: история технолога-микробиолога Актанышского комбината
Алсу Ильдарова, старший технолог и микробиолог Актанышского молочного комбината, посвятила предприятию всю свою профессиональную жизнь. В 1994 году она специально окончила профильное учебное заведение, чтобы работать на родном производстве.
-
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган концерттан безнең репортаж
Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Әлегә бәйрәмгә багышлап Актанышта бик күп чаралар узды. Актаныш районының сәнгать осталары тамшачыларга бик эчтәлекле концерт программасы тәкъдим итте.
-
Өлешемә тигән көмешем!
Җир шарында ничәмә ничә миллиард кеше булуына карамастан һәр кеше кабатланмас һәм бердәнбер, диләр. Шушы ничәмә- ничә кеше арасыннан бер –берсен табып кавышкан парларның да тормышлары бер берсенә охшамыйдыр ул. Актаныш районы Тыңламас авылында туып үскән Мәгыйс Әһлетдин улы һәм Илфира Газизҗан кызы Әһлетдиновларның тормыш юллары да матур җырларга тиң булып, күркәм эш- гамәлләр белән бизәлгән. Аларның бергә гомер итүләренә 55 ел. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чараның хөрмәтле кунакларының берсе булды алар.