Актаныш

Актаныш районы

16+
Гаилә мәктәбе

Өлешемә тигән көмешем!

Җир шарында ничәмә ничә миллиард кеше булуына карамастан һәр кеше кабатланмас һәм бердәнбер, диләр. Шушы ничәмә- ничә кеше арасыннан бер –берсен табып кавышкан парларның да тормышлары бер берсенә охшамыйдыр ул. Актаныш районы Тыңламас авылында туып үскән Мәгыйс Әһлетдин улы һәм Илфира Газизҗан кызы Әһлетдиновларның тормыш юллары да матур җырларга тиң булып, күркәм эш- гамәлләр белән бизәлгән. Аларның бергә гомер итүләренә 55 ел. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чараның хөрмәтле кунакларының берсе булды алар.

Әйе, аларның исемнәре Актаныш районы халкына бик яхшы таныш. Бүген дә алар иҗат дөньясында кайнап, гөрләтеп гомер итәләр. Танышуларының, гаиләләренең барлыкка килүенең төп сәбәпчесе: икебезнең дә бер дулкында булуыбыз, ягъни, сәхнәгә, сәнгатькә гашыйк булуыбыз, ди алар.

Беренче очрашуыбыз мин армиядә хезмәт иткәндә, ялга кайткан көннәрдә булды, — дип, искә ала Мәгыйс абый. Ул чорда кич җитсә, бөтен яшьләр клубка җыела. Яшьләр күп, Яңа ел бәйрәмен уздырырга әзерлек бара. Бер кыз җырлый, армиягә Алабуга культура агарту училищесыннан киткән идем, үзем дә сәнгатькә якын кеше буларак, җырлаучының тавышы бик тәэсир итте... Җырлаучысын тизрәк күрәсем килде — менә шулай таныштык без авылдаш кыз белән.

Вакытны, үтелгән елларны барлаганда, Мәгыйс Әһлетдин улының да, Илфира Газизҗан кызының да күркәм тормыш юлына хәйран калырлык.

Мәгыйс Әһлетдинов авыл мәдәният йортларында үзешчән сәнгатьне үстерүгә үзеннән гаят зур өлеш керткән шәхес. Төрле чаралар, концертлар алып бару белән беррәттән, китаплар авторы һәм мәдәни чаралар оештыручы да ул. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем иясе.

Илфира Газизҗан кызы да шушы өлкәдә — китапханәдә намуслы, тырыш хезмәт куеп, ихтирам һәм хөрмәт яулаган.

Тырыш хезмәтләре районда гына түгел, республика күләмендә хөрмәткә лаек булган Әһлетдиновлар 2017 елда Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым исеменнән үрнәк гаиләләрне кабул итү мәҗлесендә катнашу шатлыгына да ия булдылар әле.

Әһлетдиновлар өч улларына дөрес тәрбия биргән әти һәм әни дә. Мәҗит, Мирсил һәм Мирсаф бүгенге көндә һәрберсе үз юлын табып, тормышларын корып яшиләр. Матур тәртипләре, яхшы укулары белән сөендереп дүрт оныклары үсеп килә. Балаларның да сәнгатьтә сәләтләре бар: сөйлиләр дә, җырлыйлар да, бииләр дә. Иң олы оныклары Энҗе үз парын табып, быел инде үз гаиләсен корды.

Кешенең дәрәҗәле исемнәрен, ирешкән уңышларын барласаң да, иң олы уңышы — аның кеше булып калуында, диеп юкка гына әйтмәгәннәрдер. Кешелеклелек, гадилек сыйфатларын яшәү рәвеше итеп алган матур гаилә — Әһлетдиновларның бергә, парлы, матур гомер итүләренә инде 55 ел тулган. Бу еллар чәчләренә чал сипсә дә, берсе түбәтәйле бабай, берсе ак яулыклы әби булганда да, оныкларын сөйгәндә дә: «Әле дә ярый өлешемә тигән көмешем итеп, сине сайлаганмын!» дип, яшиләр алар.

Фотолар-  Актанышта узган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чарадан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев