Актаныш

Актаныш районы

16+
Гаилә мәктәбе

Уразай авылыннан Яппаровларның бергә гомер итүләренә 50 ел!

Уразай авылында яшәүче Яппаров Равил Яппар улы һәм Яппарова Фәридә Муллахан кызының бергә мәхәббәт оясы корып яшәүләренә быелның 22 маенда 50 ел тулды. Аларны Алтын туйлары белән районкүләм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үзе котлады.

Яппаров Равил Яппар улы 1950 елның 22 мартында Уразай авылында туа. Хезмәт юлын 1966 елда колхозда терлекчелек өлкәсендә хезмәт куеп башлый. 1969 елдан лаеклы ялга кадәр «Таулар» колхозында тракторда эшли, бик күп рәхмәт хатлары, грамоталар белән бүләкләнә.

Яппарова Фәридә Муллахан кызы 1954 елның 16 сентябрендә Актаныш районы Иске Балтач авылында туа. Укуны тәмамлагач, «Үрнәк» колхозында сыер савучы булып хезмәт куя. Аннан сон 1975 елда Уразай авылының кирпеч заводына эшкә килә. Кияүгә чыкканнан соң, «Таулар» колхозында бозау караучы булып эшли, 1997 елдан сыер савуга күчә, һәм шуннан лаеклы ялга чыга.

Яппаровлар 1975 елның май аенда тормыш корып яши башлыйлар. Шул дәвер эчендә 3 кыз, 1 малай үстерәләр. Бүгенге көндә балалары үз юлларын табып, житеш тормышта яшиләр. Иңгә-иң куеп, хезмәт сөеп, Равил абый белән Фәридә апа балаларына кадерле әти-әни, 8 оныкка, 2 оныкчыкка назлы дәү әти, дәү әни, бер —берсенә ышанычлы ныклы терәк булып, кадер- хөрмәттә гомер кичерәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев