9 март 2026 яңалыклары
-
Гаилә бәхете – балаларда: «Умырзая» балалар бакчасында җылы очрашу узды
«Умырзая» балалар бакчасында күңелле һәм мәгънәле чара – «Гаилә бәхете – балаларда» дип исемләнгән кичә узды. Анда мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре һәм аларның әти-әниләре катнашты.
-
Махсус хәрби операция ветеранарын эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды
Актаныш муниципаль районы администрациясендә район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә махсус хәрби операциядән кайткан хәрби хезмәткәрләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Очрашуда ветераннарга эш эзләү һәм тыныч тормышка яраклашуда ярдәм итүнең төп бурычлары каралды.
-
Олы юбилейга – олы хөрмәт: Нәкыя Кәрәмова 95 яшьлек бәйрәмен каршылады
Районыбызның мактаулы ветераны, озак еллар район үзәк китапханәсе мөдире вазыйфасында намуслы хезмәт куйган Кәрәмова Нәкыя Хаҗи кызы 95 яшьлек олы юбилеен каршылады.
-
Әниләр бәйрәменә йөрәк җылысы кушып: Пучы балалар бакчасында игелек акциясе узды
Гадәттә, 8 Март балалар бакчаларында – коyцертлар куела, шигырьләр сөйләнә һәм әниләргә бүләкләр тапшырыла. Ә Пучы балалар бакчасында узган гадәти булмаган бәйрәм озакк истә калачак. Ул гади концерттан игелек һәм үзара ярдәм итү дәресенә әверелде.
-
Руслан Усмановка Рәхмәт хаты тапшырылды
Актаныш муниципаль районы Советының матбугат хезмәте белән эшләү бүлеге җитәкчесе Руслан Мөбәрәк улы Усманов югары бүләккә лаек булды. Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе А.А. Сафаров тарафыннан аңа Рәхмәт хаты тапшырылды.
-
«Татмедиа» агентлыгы киңәшмәсендә «Актаныш-информ» җитәкчесе Айнур Гыймадиев чыгыш ясады
Казанда узган «Татмедиа» агентлыгының киңәйтелгән коллегиядә медиа үсешенең актуаль мәсьәләләре каралды. Чарада журналистикага ясалма интеллектны кертү перспективаларына аерым игътибар юнәлдерелде.
-
14 март көнне Актанышта районкүләм ифтар мәҗлесе булачак
Хөрмәтле райондашлар! Рамазан аеның кыл уртасын узып барабыз. Тоткан уразаларыбыз савапка булсын! Дин кардәшләребез Рамазан аеның бар рәхәтлекләрен татып калырга омтылып, коллектив ифтарлар үткәрәләр, аларга өлкәннәрне дә, яшьләрне дә тарталар.
-
Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакчасында гаилә бәйрәме узды
Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм укучыларның әти-әниләре 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Әти-әни белән бергәләп» дигән гаилә бәйрәменә җыелдылар.
-
«Выше облаков» халыкара бию фестивалендә Пучы мәктәбе укучылары зур уңышка иреште
Чаллы шәһәрендә узган «Выше облаков» халыкара бию фестивалендә Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да катнашты.
-
Эшмәкәр Ализа Хурамшина яшьләрне өлкән буынга ярдәм итүгә өнди
Ализа Хурамшина уникаль мәйданчык булдырды — монда яшь эшмәкәрләр һәм шәхси эшмәкәрләр берләшеп, хәйрия акцияләрен тормышка ашыралар. Якын арада ул акча җыюны оештырды һәм 31 500 сум тупланды инде.