Олы юбилейга – олы хөрмәт: Нәкыя Кәрәмова 95 яшьлек бәйрәмен каршылады
Районыбызның мактаулы ветераны, озак еллар район үзәк китапханәсе мөдире вазыйфасында намуслы хезмәт куйган Кәрәмова Нәкыя Хаҗи кызы 95 яшьлек олы юбилеен каршылады.
Аның гомер юлы – халыкка хезмәт итү, белем һәм рухи байлык тарату үрнәге. Китапханә өлкәсендәге фидакарь хезмәте белән ул күп буын укучыларның күңелендә якты эз калдырды, авылдашларының һәм хезмәттәшләренең ихтирамын яулады.
Истәлекле көне белән Нәкыя Хаҗи кызын район Советы Аппараты җитәкчесе Вахитов Илшат Рәфит улы да котларга килде. Ул Нәкыя апага Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миннихановһәм район башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырды, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарының кайгыртуында һәм игътибарында яшәвен теләде.
Без дә Нәкыя Хаҗи кызын 95 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Аңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, якыннарының мәхәббәте һәм ихтирамында озак гомер кичерүен телибез. Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек якты, шатлыклы һәм рухи байлыкка тулы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев