Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Гаилә бәхете – балаларда: «Умырзая» балалар бакчасында җылы очрашу узды

«Умырзая» балалар бакчасында күңелле һәм мәгънәле чара – «Гаилә бәхете – балаларда» дип исемләнгән кичә узды. Анда мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре һәм аларның әти-әниләре катнашты.

 

Балалар әти-әниләре белән берлектә әзерләгән «Урман дуслары» спектаклен тәкъдим итте. Яшь артистлар үз рольләрен бик тырышып башкардылар, тамашачыларның күңеленә хуш килде.

Беренче сыйныф укучыларының концерт номерлары әйрәм кәефен тудырды. Балалар җырлар җырлады, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, әти-әниләренең шатлыклы елмаюлары балалары чыгышыннан бик канәгать калуын күрсәтте.

Балалар чыгышыннан соң, әти-әниләр өчен мавыктыргыч уеннар оештырылды. Җылы һәм дусларча атмосферада әниләр һәм әтиләр тәрбия мәсьәләләре турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар, аларны борчыган сорауларга җаваплар эзләделәр һәм, әлбәттә, бер-берсенә изге теләкләрен юлладылар.

Мондый очрашулар гаилә бәйләнешләрен ныгытуда, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев