Әниләр бәйрәменә йөрәк җылысы кушып: Пучы балалар бакчасында игелек акциясе узды
Гадәттә, 8 Март балалар бакчаларында – коyцертлар куела, шигырьләр сөйләнә һәм әниләргә бүләкләр тапшырыла. Ә Пучы балалар бакчасында узган гадәти булмаган бәйрәм озакк истә калачак. Ул гади концерттан игелек һәм үзара ярдәм итү дәресенә әверелде.
Әлеге көнне әниләр балалары белән бергә гадәти булмаган акциядә катнашты. Олылар да, кечеләр дару үләннәре – мәтрүшкә, ромашка һәм юкә чәчәкләре тутырылган чәй пакетлары әзерләде. Һәр пакетка шикәр, тәмле конфетлар һәм кипкән җиләк-җимеш тә өстәделәр.
Әлеге күңел җылысы белән әзерләнгән 800 чәй пакеты махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче туганнарыбызга – абыйларыбызга, әтиләребезгә һәм ирләребезгә җибәреләчәк.
«Без өйдән еракта булганнарга үзебезнең кояшлы җылыбызны җиткерергә тырыштык. Әлеге хуш исле чәйне эчкәндә солдатларыбыз авылдашларының аларны һәрвакыт истә тотуын, безнең сагынуыбызны белсеннәр», – дип сөйләде бәйрәмне оештыручы, балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Оксана Имамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев