Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм укучыларның әти-әниләре 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Әти-әни белән бергәләп» дигән гаилә бәйрәменә җыелдылар.
Бәйрәм концерт номерлары һәм әти-әниләрнең уеннары белән чиратлашып барды. Кичәдә барлык ата-аналар да актив катнашты. Мондый чаралар гаилә бәйләнешләрен ныгытуда, балалар һәм әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә зур әһәмияткә ия.
Нет комментариев