Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Махсус хәрби операция ветеранарын эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды

Актаныш муниципаль районы администрациясендә район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә махсус хәрби операциядән кайткан хәрби хезмәткәрләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Очрашуда ветераннарга эш эзләү һәм тыныч тормышка яраклашуда ярдәм итүнең төп бурычлары каралды.

 

Ленар Зарипов әлеге теманың мөһимлеген аерым билгеләп үтте. «Безнең төп бурыч – егетләргә тормышта лаеклы урын табарга ярдәм итү, аларны эшкә урнаштыру, үз потенциалларын тормышка ашыру мөмкинлеге бирү», — диде район башлыгы.

Киңәшмәдә шулай ук башкарма комитетның икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бүлеге җитәкчесе Назиф Салихов, Бөтенроссия «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Ландыш Бариева, социаль яклау бүлеге мөдире Гөлназ Хуҗәхмәтова һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Катнашучылар үзара хезмәттәшлек механизмнарын тикшерде, вакансияләр һәм ярдәм итүнең мөмкин булган чаралары турында мәгълүмат белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев