Актаныш

Актаныш районы

16+
Татарстан Яшьләре

Эшмәкәр Ализа Хурамшина яшьләрне өлкән буынга ярдәм итүгә өнди

Ализа Хурамшина уникаль мәйданчык булдырды — монда яшь эшмәкәрләр һәм шәхси эшмәкәрләр берләшеп, хәйрия акцияләрен тормышка ашыралар. Якын арада ул акча җыюны оештырды һәм 31 500 сум тупланды инде.

Җыелган акчаларга түбәтәй һәм бияләйләр сатып алып, Пучы авылындагы картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәргә җылылык һәм шатлык бүләк итәләр. Биредәге иң өлкән кеше — Такталачыктан килеп яшәүче 99 яшьлек Зәйтүнә апага матур чәчәкләр белән сөендерәләр.

Пенсионерларыбызның көндәлек тормышын уңайлы һәм күңелле итәр өчен кирәкле әйберләр сатып алдылар.

Сбор ябылгач та "минем дә ярдәм итәсе килә иде" дип, тагын акча җибәрүчеләр булды. Барлыгы 31500 сум акча җыелды. 25100 сумга түбәтәй һәм ак яулыклар, һәм бабайларга спорт чалбарлары алдык. 550 сумга картлар йортында Такталачыктан килеп яшәүче иң өлкән 99 яшьлек Зәйтүнә әбигә чәчәк бүләк иттек.

4000 сумга төрле җимешләр алдык. Ул җимештән хезмәткәрләр сөенә-сөенә бәйрәмгә әби-бабайларга җимеш тәкәсе пешерәбез дип, планлаштырып калдылар. Калган акчага алмаз мозаикасы картинасын кайтартачакбыз. Тәрбияче кичләрен яшьрәк һәм актив әбиләр белән җыелып эшләячәкбез, диде.  Безгә акча күчереп, йөрәкләре туңган, сызланган ялгыз, инвалид бабай һәм әбиләрне сөендергәнегез өчен зур рәхмәт. Кылган изге эшләрегез, үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын,- дип рәхмәт әйтте Ализа Хурамшина ярдәм итүчеләргә.

WOW матурлык студиясе дә ярдәмнән читтә калмаган: студия кызлары бабайларның һәм әбиләрнең бушлай чәчләрен кисәләр, маникюр ясап кул-тырнакларын тәрбиялиләр.

Ализага, проектта катнашучыларга һәм WOW командасына зур рәхмәт! Сезнең бердәмлегегез без бергә булганда дөньяны яхшы якка үзгәртергә мөмкин икәнлеген күрсәтә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев