Адай халкы Корбан гаетендә махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашларын искә алды
Корбан гаете бәйрәме көннәрендә бик күп райондашларыбыз игелекле гамәл кылды, корбан чалдырып, туганнарын, якыннарын, ятим-мескеннәрне сөендерде. Адай авылында да нәкъ шундый чара узды. Махсус хәрби операциядә һәлак булган Марсель Галимов рухына багышлап апасы Эльмира Бариева корбан чалдырды.
Эльмира ханым үзе Шәбезбаш авылында яши. Әмма туган йорт белән элемтәләрне беркайчан да өзми. Мәрхүм энесе рухына чалдырылган корбан итеннән авыл клубында аш мәҗлесе уздырды.
Галимов Марсель Васил улы 1974 елның 31 июлендә Актаныш муниципаль районының Умәнәй авылында туган.
1992 елда Күҗәкә урта мәктәбен тәмамлагач,1992-1994 елларда армия сафларында хезмәт итә. Аннан соң Түбән Кама шәһәрендә төпләнә. 25 ел төзелеш оешмасында эшли. Гаилә корып, хатыны белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Марсель Васыйл улы 2024 елның сентябрендә Түбән Кама шәһәрендә контракт төзеп хәрби хезмәткә алына.
Махсус хәрби операция барышында, хәрби бурычларын үтәгәндә шул елның ноябрь аенда каты яраланып һәлак була.
Авылдашлар Марсель Галимов кебек батыр улларын онытмыйлар, мәҗлескә дә актив килделәр, корбан итеннән авыз иттеләр. Авылның крукусыз улы рухына изге догалар укыдылар.
Марсельнең авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты булсын. Әтисе Васил абыйның, туганнарының, балаларының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев