Актаныш

Актаныш районы

16+
Милләтебезнең йөзек кашы - татар көрәше!

Актаныш Сабан туеның абсолют батыры Валерий Миңнегалиев!

Сабантуй батыр көрәшчеләре белән дан тота. Милли көрәш бәйрәмнең иң киң таралган, яраткан ярыш төре булып кала бирә. Актаныш Сабан туена җыелган халык, аеруча көрәш яратучылар, баһадирларның бил алышканын түземсезлек белән көтеп алды. Олысы да, кечесе дә районның иң көчле, иң гайрәтле егетләренең мәйданга чыгып бил алышуларын күзәтте. Быелгы Сабантуйның абсолют батыры булып Валерий Миңнегалиев танылды.

Милли көрәш Сабан туеның иң танылган бәйгесе, яме һәм күрке. Быелгы җиңүчеләр белән танышыгыз:

65 килограмм авырлыкта:

3 урын: Нургалиев Раббани (Яңа Әлем)

2 урын: Әнвәров Муса, Актаныш.

1 урын: Муллагалиев Денис, Актаныш.

75 килограмм авырлыкта:

3 урын: Мирзаянов Айнур,  Актаныш

2 урын: Хәбетдинов Салават, Актаныш.

1 урын: Мортазин Искәндәр, Актаныш.

85 килограмм авырлыкта:

3 урын: Шакирҗанов Рөстәм, Чөгәнә.

2 урын: Исхаков Айзат, Актаныш.

1 урын: Тимиров Айназ, Такталачык.

100 килограмм авырлыкта:

3 урын: Вәкилов Илназ, Татар Ямалысы. 

2 урын: Туктаров Булат, Иске Сәфәр. 

1 урын: Исхаков Рузил, Актаныш.

100 килограммнан зуррак авырлыкта:

3 урын: Харрасов Ильяс, Актаныш.

2 урын: Хуҗин Фарис, Теләкәй.

1 урын: Миңнегалиев Валерий.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев