Актанышның иҗтимагый киңлекләре өчен тавыш бирегез!
2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Актаныштагы парк һәм скверның берсе өчен 12 июньгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
Тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәк барлык татарстанлылар да катнаша ала, иҗтимагый киңлекләр өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яисә «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында тавыш бирергә була.
Тавыш бирүдә форматлары һәм функционалы белән аерылып торган төрле иҗтимагый киңлекләр тәкъдим ителгән.
Сез Актаныш районында беренче чиратта кайсы объектның яңарачагын, үзгәрәчәген сайлый аласыз!
Сайлау өчен вариантлар:
57 нче кварталдагы ял паркы (3 нче чират). Г. Авзал ур., Актаныш авылы
2. Җиңү паркы (реновация). Юбилей ур., Актаныш авылы
3. Актаныш елгасы яр буе. Көньяк ур., Актаныш авылы
4. Аэропорт урамындагы ял паркы, Актаныш авылы
- Сулык яр буен төзекләндерү. Үзәк ур., Ирмәш авылы
Һәрбер проект — безнең гаиләләр, яшьләр һәм бөтен район халкы өчен уңайлы, заманча һәм күңелле ял зонасы була ала!
14 яшьтән башлап һәркем тавыш бирә ала. Тавыш бирү 1 минут кына вакытыгызны алачак.
Әмма аның нәтиҗәсе — безнең киләчәккә инвестиция!
Тавыш бирү
• «ТР хезмәтләре» порталында: gorodsreda.tatar.ru
• Мобиль кушымтадан (iOS/Android) башкарыла.
Актаныш — безнең кече Ватаныбыз! Бер тавыш белән аны яхшыртуга өлеш кертик!
#Актаныш #Благоустройство #Бердәмлек
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев