Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

МЧС хезмәткәрләре «Бүләк» төбәкара лагеренда янгын куркынычсызылыгы дәресе уздырды

Бүген, 9 июнь көнне «Бүләк» төбәкара балалар сәламәтләндерү лагеренда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш районы буенча хезмәткәрләре планлы тактик өйрәнүләр үткәрделәр.

Өйрәнүләрнең төп максаты балалар күпләп була торган объектта гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта ашыгыч хезмәтләрнең көчләре һәм чараларының үзара бәйләнешен өйрәнү булды.

Өйрәнүләр белән бер үк вакытта янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар беренче сменада ял итүчеләр белән мөһим профилактик очрашу оештырдылар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрде. Алар көнкүрештә һәм табигатьтә янгыннан саклануның төп чараларын җентекләп аңлаттылар, шулай ук балаларга янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерделәр. 

Махсус техниканы һәм янгын сүндерү чараларын күрсәтү балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Балалар янгын сүндерү машиналарын, янгын сүндерүчеләрнең җиһазларын һәм экипировкаларын якыннан карадылар, кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Коткаручыларның эш визиты практик өлеш белән тәмамланды. Лагерь персоналы һәм ял итүчеләр белән берлектә шартлы янгын вакытында эвакуацияләү һәм беренчел янгын сүндерү чараларын куллану буенча гамәли чаралар үткәрелде.

Мондый чаралар "Бүләк"тә һәм районның башка балалар оешмаларында даими үткәрелә.Алар гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләренең һәм персоналының гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшереп кенә калмыйча, үсеп килүче буында тормыш куркынычсызлыгы өлкәсендә ныклы белем һәм күнекмәләр формалаштырырга мөмкинлек бирә, бу җәйге каникуллар чорында иң мөһим бурыч булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев