Дәүләт Думасында балалары булмаган кешеләр өчен салым кертергә тәкъдим итәләр
Дәүләт Думасы депутаты Андрей Гурулев аңлы рәвештә бала табудан баш тартучылар өчен махсус салым кертергә тәкъдим итте. Депутат фикеренчә, варислары булмаган өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү дәүләт җилкәсенә төшә.
Гурулев, әгәр кемдер бала табарга теләми икән, лаеклы картлыкка салым түләргә тиеш, дип тәкъдим итте.Туучылар санын арттыру өчен комплекслы якын килү кирәк. Гурулев фикеренчә, дәүләт һәр ана булырга карар кылган хатын-кыз сыйфатлы медицинадан файдалана алсын өчен шартлар тудырырга тиеш. Ул шулай ук хакимиятне демографик кризисны хәл итү өчен нәтиҗәле чаралар күрергә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев